Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кошманда яшәүче Сахара һәм Мансур Шәрәфиевларның бәхетле гаилә кору сере

"Бәхетле тормыш өчен Аллаһыга чиксез рәхмәтлебез", - ди Кошман мәктәбенең лаеклы ялдагы мөхтәрәм укытучылары, шушы көннәрдә 60 ел бергә гомер итүләрен генә түгел, икесенең дә 85 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән Мансур Гарәфетдин улы һәм аның тормыш юлдашы Сахара Газизулла кызы.

Мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңә ышану, юл куя белү - Шәрәфиевлар гаиләсенең бәхет рецепты менә шундый. Сахара ханыма сорау бирсәм - иренә, Мансур абыйга мөрәҗәгать итсәм, сөеклесенә карап куя. "Кем кемне күбрәк яратты икән?" - дим. Елмаялар. Җавап көтүемне аңлап, Сахара ханым аңлатып бирә: "Безнең заманда "яратам" дип әйтүгә караганда, күз карашы, күңел белән аңлашу көчлерәк иде шул. Мәхәббәт аңлатулар булмады да кебек. Ярату бит ул йөрәк эше, җан эше..."
Тормыш сынауларын үткәндә сабырлык, ихтыяр көче белән иңне-иңгә куеп, береңә берең терәк була белү дә бәхет түгелме?! Бәхет алмасын тулыландыручы балалары, балландыручы 11 онык, алты оныкчыкка газиз әти-әни, яраткан дәү әти-дәү әни булып яшәүләре дә җан рәхәте бит!
Геройларым икесе дә хезмәтләренең нәтиҗәсенә куанып тормыш юлы узган. Һәр укучыны үз баласыдай күреп, Сахара ханым 40 ел рус теле һәм әдәбияты укытты. Тынгысыз җанлы, зыялы, сабыр, ярдәмчел, Мансур абыйның хезмәт стажы ярты гасырга якын. Шуның 12 елын уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, 32 елында мәктәп директоры вазифаларын да алып баруы бик күп нәрсә турында сөйли, минемчә. Лаеклы ялга чыккач та, тугыз ел буе үз постында алыштыргысыз җитәкче булып калды ул.
Сахара ханым белән алар Казан Дәүләт педагогия институтында танышкан. 1956 елда Кошманга яшь килен - яңа укытучы кайта. Бәхеткә төренгән бу көннән алты дистә ел үткән дә киткән икән!
Маңгайга тирән сырлар төшсә дә, чәчләр инде көмеш төсен алса да, Мансур абый бүген дә күпләр кызыгырлык төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле, зирәк акыллы булуы белән сокландыра. Илгә-көнгә иминлек, илбашлыкларына зирәк акыл теләп, намаз укып, балалары тәрбиясендә бәхетле тигез картлык кичерә бүген минем геройларым.
Дәһшәтле сугыш башланганда ун яшьтә генә булуларына карамастан, бик тиз "олыгаерга " туры килә аларга. Кечкенә Мансур 1931 елның 5 сентябрендә крестьян гаиләсендә бер абыйсы, биш апасына сөенеч булып дөньяга аваз салган. Сабыйга яшь тулганчы ук, әтиләре авырудан бакыйлыкка күчкән. Җиде бала белән берүзе калган әниләре савымчы булып эшләгән, балаларын да яшьли эшкә өйрәткән.
- Әниебез тырыш, булдык­лы, таләпчән иде. Хуҗалыгыбызда сыер, сарыклар, каз-тавык асрап, ач булмадык. Җәй көне чүп үләннәре, үлән, камыш җыеп, "уфалла" арбасы белән ташып, шулар белән малларга кыш чыгарлык була иде. Колхозга терлек азыгы әзерләүдә, ындырда ашлык сугуда эшләргә, үзебезнең сыерны җигеп, заготзернога икмәк ташырга да туры килде. Мәктәптә укулар зур авыр­лык белән барды: салкында язу карасы ката, дәреслек-дәфтәрләр юк, иске китап битләренең буш арасына яза идек. 1946 елда Кайбыч мәктәбенә 8 класска укырга йөри башладым: ике класс иде - берсе татар, икенчесе рус классы. Мәктәпнең иң зур бүлмәсендә 62 укучы укуны башлап җибәрдек. Тирә-якта башка урта мәктәп булмаганга күрә, күрше районга караган Танай авылыннан да укучылар килә иде. Икенче чиреккә укучыларның яртысын гына калдырдылар, чөнки чиректә икелеләре күп булган икән.Тарих укытучысы Сәит Тимурович миңа да "2" куйган иде. "Абый, сез миннән сорамадыгыз да ич", - дидем. "Сорасам да, сорамасам да, барыбер икеле", - дип җавап бирсә дә, Грюнвальд сугышы турында сөйләргә кушты. Җавабымны тыңлагач, "3"легә төзәтте.
1949 елда институтка укырга кергән Мансур, дүрт ел уку озак була, дип, ике еллык Укытучылар институтына күчкән. 1951 елда Омск өлкәсе Тара шәһәре мәктәбендә физика һәм математика укытучысы итеп җибәрелә. Армиядән кайтып, ун көн үтүгә мәктәп директоры Хикмәтулла Валидов тарих укытучысы һәм уку-укыту эшләре буенча урынбасар итеп эшкә ала. Бераздан тарих фәнен математикага алыштырырга туры килә. 1967 елдан мәктәп директоры булып эшли башлаган.
- Ул елларда мәктәпнең хәле мактанырлык түгел иде. Кышын салкын, укулар ике сменада оештырыла, балалар күп булганга, бүлмәләр җитешми. Эшне мәктәпне үзәктән җылыту системасына күчерүдән башларга туры килде. Бу эшне башкаруда "Правда" колхозы рәисе Фәсхетдин Ярхәмовның ярдәме зур булды. Аның ярдәме белән җиһазлар, утын алдык, балаларны шәһәргә экскурсияләргә алып бардык. Бер сменалы укыту оештыру өчен мәктәпкә янкорма төзү уе туды. Моның өчен райпланнан наряд алып, җәйге каникул вакытында техник хезмәткәрләр белән Яшел Үзән урман хуҗалыгыннан өч ел агач кисеп ташыдык. Бу эштә колхозның яңа рәисе Мансур Закиров ярдәм итте. Колхоз ярдәме белән янкорма төзедек. Ел саен нинди дә булса төзелеш алып барыла иде: мастерская, гараж, ашханә, яшелчәләр саклау өчен кирпечтән подвал, стадион ясалды.
Өр-яңа мәктәп төзетү турында хыяллана ул. Проектын булдыра, тик район җитәкчелеге, Кошман мәктәбеннән дә начаррак хәлдәге уку йортлары барлыгын сәбәп итә. Берничә елдан, бинаның авария хәлендә булуы турында актлар төзелгәч кенә, яңа мәктәпкә нигез салына.
Директор укытучыларның һөнәри осталыкларын үстерүгә аеруча зур көч куя. Сыйныф саен отличниклар 5-6дан ким булмый, күпләр, авыл мәктәбен бетердем, дип куркып калмый, югары белем ала, зур үрләргә ирешә. Мәктәптә музей оештыралар.Мәктәп директорына агитаторлык эшен дә йөклиләр. Аннан да мөһимрәк эше - комплекслы бригада партоешма секретаре. Авылда колхоз идарәсе дә, авыл Советы да әле булмаган вакыттан башлап, 20 ел дәвамында Мансур абый бригада алдына куелган бурычларның үтәлешен тәэмин итә. Язгы кыр эшләренә, көзге урып-җыюга әзерлек дисеңме, терлекчелектә продуктлылыкны үстерүгә ирешүме, авыл клубы эшчәнлегеме, эчүчелеккә каршы көрәшме, халыкны борчыган мәсьәләләр буенча җыелышлар үткәреп, шул сорауларга җавап эзләүме - барысын да колачлый бу вазифа. Район җитәкчелеге мәктәпләр алдына замана таләпләрен куя: районга ит җитештерүдә булышу, күпләп яшелчә үстерү. "Кече ферма" өчен колхоз ярдәме белән Олы Кайбыч мәктәбеннән иске мәктәп бинасын күчереп салалар. Дуңгыз балаларын 100 килограммга кадәр симертеп тапшыралар. Фермада эшләгән техник хезмәткәрләргә, дежур укучыларга хезмәт хакы түләнә. Колхоз мәктәп ашханәсен иттән өзми. Колхоз басуларында кәбестә, суган үстерү шулай ук мәктәпкә йөкләнә.
- 60-80нче елларда авыл яшьләренең кичке урта мәктәбе эшләде. Укучылар арасында берничә баласы булучылар да шактый иде. Алдынгы механизаторлар, зоотехниклар, бригадир, партком секретаре, колхоз рәисе, төзүче, укытучы, инженер - араларыннан кемнәр генә чыкмады. Ул вакытта белем алуга омтылыш көчле иде. Укытучы исә авылдагы иң абруйлы кеше булды, Мөгаллим дигән бөек миссияне башкару өчен көч-куәтен кызганмый эшли иде минем чордаш укытучылар, - ди Мансур ага.
Юкка гына укытучы һөнәрен һөнәрләрнең нигезе димәгәннәр, чөнки бу хезмәт укучысы күңеленә үтеп кереп, анда белем алуга омтылыш уяту, кешене шәхес итеп формалаштыруы белән бөек. Укытучының хезмәт нәтиҗәсе, йөз аклыгы, намус пакьлеге укытып чыгарган укучыларында чагыла.
Бик, бик күп рәхмәт, мактау хатларына лаек булган ул... Әле лаеклы ялга чыккач, авылның ветераннар Советы рәисе буларак та күп­ләргә ярдәм күрсәтте.Аның сөеклесе, гомер буе хезмәткә, иҗатка көч бирүчесе, илһамландыручысы, балаларының әнисе Сахара ханым өчен дә, иманым камил, мактаулы исемнәрдән бигрәк әнә шунысы кадерле. Авылдашлары, үзләре белем һәм тәрбия биргән укучыларының, әти-әниләрнең тирән ихтирамын, олы хөрмәтен, ихлас яратуын тою белән бәхетледер алар. Аллаһы Тәгалә бу икәүгә үзенең сынаулары аша, кешелеклелек кыйммәтләрен югалтмыйча, Укытучы дигән бөек юлдан тайпылмыйча яшәүне бәхет ачкычы иткәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев