Мәдәният ни хәлдә?
Районыбызда күңел ачу чаралары үткәреләме, мәдәни тормыш ни хәлдә бүген? Шушы сораулар белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Газиз Хәмидуллин, Иске Чәчкаб:
1951 елда хәрби хезмәттән кайткач, Иске Чәчкаб авылы мәдәният йортына урнашкан идем, пенсиягә дә шул эшемнән киттем, хезмәт стажым 37 ел. Ул чакларда яшьләр клубка алтыда килеп, төнге унбер-уникедә таралыша иде. Ә хәзер, мәдәният йорты хезмәткәрләреннән ишетүемчә, шул вакытта яшьләр җыела башлый гына икән. Җәйме, кышмы - концерт-тамашалар белән авыллардан кайтып кермәдек, атна саен кино куйдылар. Декорацияне төяп, якын-тирә авыллар - Кошман, Олы Кайбыч, Морза Бәрлебашына, Мәлкигә үк чыгып китә идек. Колхозда эшләүче механизатор, савымчы, укытучылар җыелып, спектакльләр уйнадык. Хәзер алай ук күңелле яшәми авылда халык, әллә замана, әллә кешеләре үзгәрдеме?.. Һәр заманның үз кызыгы, дигәндәй, телевизор карап, өйдә ятуны күбрәк яратабыз шул.
Миләүшә Лотфуллина, Олы Кайбыч:
Барасы килгән кешегә күңел ачу чаралары җитәрлек, яшьләр үзләре йөрми кебек. Казаннан килгән җырчыларның концертына да кеше аз җыела, телевизордан караганчы, үзләрен барып күреп кайту күңеллерәк, минемчә. Үзебезнең райондагы мәдәният йортлары хезмәткәрләре оештырган мәдәни чаралар кызык була. Үзем дә бик теләп катнаша идем. Сәнгать түгәрәкләре оештырылса да, йөрер идем. Кызганыч, минем кебек уйлаучылар күп түгелдер шул.
Илдария Шәрәфетдинова, Федоровское:
Дискотека гына замана яшьләренең күңелен ача алмый. Кызыксындырырдай, яшь буынның зәвыгына туры килердәй, заманча яңгырашлы күңел ачу программалары юк диярлек. Гомумән, хәзерге заманда буш вакытны үткәрү өчен төрле түгәрәкләр оештырырга да мөмкин булыр иде. Чигү, бәйләү, тегү, төрле композицияләр ясау белән шөгыльләнергә теләүчеләр бер мин генә түгел дип беләм. Алайга китсә, йөзү өчен бассейн, чәчтарашханә, аяк киеме төзәтү урыннарыбыз да юк... Болар барысы да мәдәниятле булу өчен кирәк бит. Шуңа да яшьләр шәһәргә тартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев