Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Подберезьега Донецк Халык республикасыннан тагын бер гаилә күчеп кайтты

Шушы көннәрдә Людмила Третьякова өч баласы белән Донецк Халык республикасының Горловка шәһәреннән Олы Подберезьега кайтты.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева Ирина Загарийның йортында вакытлыча тукталган гаиләнең хәлен белергә барды. Алар яңа кайтучыларга эшмәкәр Илсөя Җәләлиева акчасына алынган азык-төлек, балаларга тәм-томнар, җиләк-җимеш тапшырды. Шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге үткәргән “Әби кайгыртуы” акциясе кысаларында район халкы бәйләгән җылы әйберләр дә алып бардылар. Авыл җирлеге башлыгы Оксана Емельянова кием-салым, чиләге белән помидор алып килде.
Район вәкилләре балаларның ерак юлны ничек кичерүләре, документларның булу-булмавы турында сорашты, киләчәккә планнары белән кызыксынды, киңәшләрен бирде.
Гаилә, февраль ахырыннан башлап, ике ай буе Мәскәүдә күченеп кайтучылар өчен оештырылган палаткалы лагерьда яшәгән. «Анда безнең кебекләрне өч тапкыр ашаталар иде. Миңа эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр, торыр урыным булмаганга, апрель азагында без кире Горловкага кайтып киттек. Тик хәзер анда яшәү куркыныч: снарядлар төшә, хәтта янәшәдә генә булган мәктәпкә дә эләкте. Эчәр суга тилмердек, күп вакыт ут юк иде", – диде ул.
Людмила Владимировнага 32 яшь, һөнәре буенча пешекче. Күченеп кайтуларының икенче көнендә үк Олы Подберезье мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимирова аңа пешекче булып эшкә урнашырга тәкъдим итә. Людмила Третьякованың хәзерге вакытта Россия гражданлыгы да, паспорты да юк. Торак мәсьәләсе дә әлегә ачык кала. Гаиләнең йорт сатып алырга акчасы юк. Бәлки шул авылдан берәрсе, Третьяковларның авыр матди хәленә кереп, аларга түбән бәягә йортларына кертеп торырга теләр.
Кызлары Екатерина белән Ольгага – 12 һәм 10, улы Дениска 5 яшь. Алар Олы Подберезьедагы мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөриячәк. Бу гаиләгә һәртөрле ярдәм: кием-салым, азык-төлек, берсе дә артык булмаячак. Бәлагә юлыккан кешеләргә булышсаң, игелегең бише белән үзеңә кайтыр, диләр.
Февраль аенда ике баласы белән Олы Подберезьега кайткан Ирина Загарий хәзерге вакытта әнисеннән калган йортта яши. Әкренләп яшәү шартларын яхшырталар: өйләренә су керткәннәр, мунчага ремонт ясаганнар, койма тотканнар. Боларны эшләргә май аенда Красноярск өлкәсеннән ялга кайткан ире Сергей булышкан. Тагын бер шатлыклары бар: өйләренә веранда ясаганнар. Ирина аны төзүдә күрсәткән ярдәме өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле. Моның өчен аларга төзелеш материаллары һәм төзүчеләр бригадасы биргәннәр. Шулай ук иске электр чыбыкларын тулысынча яңаларына алыштырырга ярдәм иткәннәр.
Загарийлар йорты каршында кызгылт сары төстәге бәрхет гөлләре чәчәк аткан. Бакчада яшелчә һәм җиләк-җимешләр – бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, помидор, ташкабаклар, хәтта кавын һәм карбыз өлгереп килә. Ирина апрельдән бирле авыл җирлегендә эшли. Хәзер ул авыр хәлдә калган дусты һәм классташы Людмилага ярдәм кулын суза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев