Олы Урсакның Акъәбисе кем?
Сугыш һәм балачак... Әлеге ике сүз арасында бернинди дә бәйләнеш юк сыман. Бу шулай тоела гына. Сугыш беркемне дә аямый: ир-атны да, хатын- кызны да, картларны да, балаларны да. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш... Бөек Ватан сугышы еллары... Күпме япь-яшь егет һәм кызлар, абыйлар һәм апалар, сугыш кырларында...
Сугыш һәм балачак... Әлеге ике сүз арасында бернинди дә бәйләнеш юк сыман. Бу шулай тоела гына. Сугыш беркемне дә аямый: ир-атны да, хатын- кызны да, картларны да, балаларны да. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш...
Бөек Ватан сугышы еллары... Күпме япь-яшь егет һәм кызлар, абыйлар һәм апалар, сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган. Безнең матур киләчәгебез өчен алар үз гомерләрен кызганмаган. Бу якты тормыш өчен без алар алдында бурычлы. Сугыш чоры балалары сугыш вакытында бик күп авырлыклар күргәннәр. Ләкин ач-ялангач тормыш, авыр хезмәт аларны куркытмаган. Завод-фабрикаларда да, басу-кырларда да алны-ялны белмичә тырышып эшләгәннәр. Әбиләребез сугыш ачысын күргән. Балачагы сугыш елларына туры килгән ак яулыклы әбиләребез безнең авылда бармак белән генә санарлык калды. Күбесен сугыш ятим итте. Кадерле әбиләребез, сез кайгыларга бирешмәдегез.
Шуларның берсе - ак яулыклы Акъәбиебез Фатыйма Тимершина. Әйе, Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыятендә"ге кебек мин аңа яратып, хөрмәт итеп, Акъәби дип дәшәм. Чөнки ул бу сүзләргә лаек. Әкрен генә Фатыйма әбинең гомер йомгагын сүтәсем килә.
Фатыйма әби 1925 елның 25 апрелендә Сафиулла абый белән Гайниҗамал апаның алтынчы баласы булып дөньяга килә. Абыйлары Газизулла, Хәбибулла, Хәлиулла, Кәрибулланың, апасы Мәсрүрҗиһанның яраткан сеңелләре була ул. Сугыш башлану белән, абыйлары яу кырына китә. Сугыш чоры баласы буларак, тормышның бөтен авырлыгын татый: басуда урак ура, өлкәннәр белән беррәттән урман кисү кебек бик авыр эшләрне дә башкара ул. Фатыйма әбинең сөйләүләре буенча, ул Бакырчы, Кошман якларында киез итек өстеннән чабата киеп, окоплар казый. Аякка ияргән балчыкны чабатадан кырып төшерүе җиңелрәк булган.
Җәй көннәрендә, ашыйсы килүне басар өчен, борчак саламыннан борчак җыеп, утта куырып ашаганнар. Тәтеш якларында утын кисәргә дә туры килә аңа. Елгада пароходлар күргәч, туган якны сагынудан күзләренә яшьләр килгән чаклар да аз булмый.
Фатыйма әби Бөек Җиңүне Карелиядә каршылый. Карелиядә ул хәрби юллар төзүдә катнаша. Чит җирләрдә шактый йөргәннән соң, Фатыйма әби туган авылына, туган нигезенә әйләнеп кайта. Үзенең булачак тормыш иптәше Дәүләтша абый белән кичке уенда таныша. Дәүләтша абый - Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-сау авылына әйләнеп кайткан егет. 1947 елның 27 ноябрендә алар бергә бәхетле тормыш корып җибәрәләр. Тыныч тормыш шартларында Фатыйма әби төрле эшләр башкара. Лаеклы ялга чыккач та, чөгендер басуыннан кайтып керми, алдынгылар рәтен бирми. Фидакарь хезмәте өчен Фатыйма әби медальләр, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Дәүләтша абый да кул кушырып утырмый. Гомумән, агач эшенең остасы була ул.
Дәүләтша абый белән 32 ел гомер кичерәләр. 1978 елның 27 декабрендә Дәүләтша абыйның сугыш яралары яңара, каты авырудан вафат була. Фатыйма әби кайнанасы белән кайнатасын да кадерләп соңгы юлга озата.
Хәзерге вакытта Фатыйма әби үзе генә гомер итә. Аллага шөкер, үз аягында "кызлар кебек" йөри. Биш вакыт намазын калдырмый. Өе чиста, матур итеп җыелган. Шул чисталыкка тагын да ямь өстәп, тәрәзә төбендә аллы-гөлле гөлләр үсеп утыра. Җәен бакчада да әкрен генә "казына": яшелчәсен үстерә, чүбен утый, суын сибә.
Фатыйма әби өеннән кеше өзелми. Олысы-кечесе аңа киңәшкә килә, сәдакасын китерә, шатлыгын уртаклаша, кайгысын тарата. Әби һәр кешегә үзенең киңәшен бирә, догасыннан калдырмый. Авылда аның фатихасын алмаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен.
Күршесе Зөһрә апа һәр көн әбинең хәлен белә, тәмле ризыкларыннан да өзми. Зөһрә апа - үзе дә күп кайгылар кичергән ана. Ирен, баласын югалтты. Инде 70 нче дистәсен ваклап бара. Кешелеклелек, миһербанлылык кебек сыйфатлар анда иксез- чиксез. Әбигә кылган игелекләре өчен Ходай аның үзен зурласын.
Мәктәп укучылары да һәрдаим әбигә булышып тора. Мин - 9 нчы сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе. Укучылар белән берлектә, Фатыйма әбигә гел ярдәм итеп торабыз. Ул безне ачык йөз белән каршы ала, гыйбрәтле хәлләр турында сөйли. Сугыш чоры хатирәләрен яңарта. "Балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый. Сезгә без күргәннәрне күрергә язмасын. Тырышып укыгыз, әти-әниләрегезнең игелекле балалары булып үсегез! - ди Фатыйма әби. Укучыларга гел үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирә, олылап килгәннәре өчен, рәхмәтен белдерә. "Бер рәхмәт мең бәладән коткара", ди халык мәкале. Аларның эшләгән яхшылыклары меңе белән үзләренә кайтсын.
Мәктәп күләмендә "Сугыш чоры балалары" дигән альбом төзедек. Әбиебез турында бик күп мәгълүматлар альбомда да тупладык.
Быел кадерле әбиебез 90 яшьлек гомер язын каршы алды. Авылыбызның иң мөхтәрәм, иң хөрмәтле Акъәбисе булып, озын-озак яшә, Фатыйма әби!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев