Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Гөлнара Сафиуллина авитаминоз хакында
- Гөлнара ханым, организмның авыруларга каршы торучанлыгы кимү елның кайсы айларына туры килә? - Гадәттә, февраль - март айларына. Март-апрель исә аның иң югары ноктасы. Җәен без җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйланып, организмны тиешле витаминнар, файдалы микроэлементлар белән баетабыз. Кояш нурлары, якты көннәр аларны тиешле күләмдә тупларга ярдәм итә. Әмма салкыннар...
- Гөлнара ханым, организмның авыруларга каршы торучанлыгы кимү елның кайсы айларына туры килә?
- Гадәттә, февраль - март айларына. Март-апрель исә аның иң югары ноктасы. Җәен без җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйланып, организмны тиешле витаминнар, файдалы микроэлементлар белән баетабыз. Кояш нурлары, якты көннәр аларны тиешле күләмдә тупларга ярдәм итә. Әмма салкыннар башлану белән җәй дәвамында организм үзләштергән әлеге витаминнар запасы кими һәм язга таба инде кешедә авитаминоз билгеләре сизелә башлый. Депрессия, тырнакларның сынучанга әйләнүе, тән тиресе корышу, хәл бетү, көчсезләнү, тиз ярсып китү, бик еш йокы килү, баш әйләнү... Болар барысы да авитаминоз билгеләре. Хәтта тән температурасы да күтәрлергә мөмкин, грипп кебек вируслы инфекцияләр йоктыру куркынычы да арта. Бу чорда начар тукланган, үз организмын кайгыртмаган кешеләр сәламәтлегендә катлауланулар булырга мөмкин. Шул сәбәпле кеше чиргә тиз бирешүчәнгә әверелә. Мондый вакытта дәвалануны озакка сузарга ярамый. Югыйсә авыру хроник төс алырга мөмкин.
- Авитаминоз булдырмас, организмны һәрчак тонуста тотар өчен нишләргә кирәк соң? Аның билгеләре белән ничек көрәшергә?
- Иң беренче чиратта, тиешенчә йоклау, җәй айларында гына түгел, ә кышкы, язгы чорда да дөрес туклану, витаминнары җитәрлек дәрәҗәдә булган ризыкларга өстенлек бирү зарур. Өлкән буын кешеләрнең һәм балаларның туклану рационына аеруча игътибарны арттыру сорала. Организмны витаминнар белән тәэмин итү бигрәк тә авыр физик хезмәт башкаручылар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен мөһим. Төрле ярмалар һәм бәрәңгедән тыш, яшелчә, бозау, кош итләре, балык, чикләвек, сөт продуктлары, җимешләр һәрвакыт рационда булырга тиеш. Хәзер бит кибет, базарлар свежий яшелчәләрдән өзелми. Кайбер кешеләр үзләре дә җәй-көз айларыннан ук сәламәтлеген кайгырта башлый, мәтрүшкә, гөлҗимеш, юкә чәчәге, җиләк, карлыган яфракларын җыеп, киптереп куя. Суган, сарымсакны да өстәл түреннән төшермәскә кирәк.
- Ә тагын башка төрле чаралар да бармы?
- Саф һавада ешрак булу, күбрәк җәяү йөрергә тырышу, өйдә, эш урынында бүлмәне җилләтү... Саулыгын кайгырткан кеше спиртлы эчемлекләр белән дә мавыкмаска тиеш.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Барыбыз да сәламәт булыйк. Сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев