Лаеш техникумында укыган сабакташлар 41 елдан соң Кайбычта очрашты
Кырык бер елдан соң очрашу.
Яшьлек елларында техникумда бергә укыган элеккеге сабакташлар — Федоровскоеда яшәүче Хәтирә Әхмәтшина һәм Саба районы Сатыш авылыннан Гөлзилә Маннанова 41 елдан соң Борындык мәктәбендә очрашты.
Мәктәп һәм студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Бүтән беркайчан да кире әйләнеп кайтмас балачак һәм яшьлек елларын колачлаган, мең хыяллар белән тулы күңелле һәм рәхәт вакытлар бит ул. Бер авылда, бер җирлектә туып-үскәч, классташлар белән, сирәк булса да, очрашасың әле ул. Ә менә курсташлар — училище, техникум һәм университетта бергә белем алган дуслар белән күрешү насыйп та булмаска мөмкин. Элегрәк, заманча телефоннар булмаган вакытларда укыганнарның күбесе, диплом алганнан соң, бер-берсе белән элемтәне югалта. Хәтирә һәм Гөлзилә апалар белән дә нәкъ шулай була. 1982 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлыйлар да, диплом алгач, юллары аерыла. Бер ел элек ватсапта төркемнәре оешкач кына, кабат табышалар. Күпме еллар үтеп, гомер көзләренә кереп барганда, очрашу да язган була аларга.
Хәтерләсәгез, Саба районы Сатыш авылында яшәүчеләрнең, тарихны өйрәнү максатыннан, күптән түгел безнең районга килүләре турында язган идек. Алар арасында Гөлзилә апа да бар иде. Кайбычка килергә чыккач, яшьлек дусты Хәтирәнең телефон номерын җыя ул: «Сезнең районга юл тоттык, бәлки күрешү җае табылыр?». Шуны гына көткәндәй, Хәтирә апа тиз генә җыена башлый. Дулкынландыргыч очрашу Борындык мәктәбендә була. Вакыт аз булса да, уйларында кыз чакларына, студент елларына кайтып киләләр.
— Унынчы классны тәмамлаган бер егет һәм утыз өч кыз, 1980 елның беренче сентябрендә техникумның бухгалтерлар әзерләү бүлегенә укырга килдек. Ул вакытта бер-беребезгә ят булып тоелдык, тора-бара иң якын кешеләргә әйләндек. Шулкадәр күңелле вакытлар иде ул. Бүгенгедәй күз алдында тора, — диде Хәтирә Әхмәтшина. — Лаеш — искиткеч матур табигатьле район. Техникум урманнан ерак түгел урында урнашкан. Шунда барып, волейбол уйный идек. Барыбыз да гап-гади авыл балалары. Җырлыйбыз, биибез, гармун тавышлары тынып тормый. Өмәләр, демонстрацияләрдә катнашабыз. Талантлы балалар шулкадәр күп иде, нинди генә бәйгеләр үткәрмәделәр. Безне хәтта трактор йөртергә өйрәттеләр. Кызлар булсак та, права алдык. Техникумның биш катлы тулай торагында яшәдек. Төшке ашка шунда кайтып йөрдек.
Гөлзилә Маннанова да ул елларны сагынып искә алды.
— Ике ел гына укысак та, хәтеребезгә уелып калган мизгелләр шундый күп, — диде ул. — Тату, актив группа идек. Хәтирә безнең староста булды. Бөтенесен оештырып, һәр эшне җиренә җиткерә иде.
Алар группасында Мәлки авылыннан Галина Петрова да укыган. Галина Вильгельмовна хәзер Хуҗа Хәсәндә яши. «Август-Кайбыч» җәмгыятендә бухгалтер булып эшли. Гөлзилә апаның аның белән дә күрешәсе килгән. Мөһим тикшерү килү сәбәпле, ул көнне эшеннән китә алмаган.
— Бер елны, ялгышмасам, техникум тәмамлаганга биш ел иде бугай, очраштык без. Анда Хәтирә белән Галя килә алмады. Аралашуыбыз да бер ел элек, ватсапта группа барлыкка килгәч кенә башланды. Элегрәк вакыты да кысанрак иде. Кияүгә чыгып, балалар үстереп, тормыш мәшәкатьләренә чумдык. Хәзер, пенсиягә чыккач, заманча телефоннар барлыкка килгәч, бик җайлы. Рәхәтләнеп аралашабыз.
Техникумны тәмамлагач, Гөлзилә туган авылы Сатышка кайтып китә. Шунда төпләнеп кала. Колхозда бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Әтнә районы Ключи-Сап авылында туып-үскән Хәтирә апаны язмыш сукмаклары күп җирләрдә йөртә. Ул хезмәт юлын Биектау районында башлый, шунда тормышка чыга. Гаиләләре белән башта Югары Осланга, аннары Федоровскоега күченәләр.
— Кайбыч районында төпләнүебезгә 22 ел вакыт узды. Башта колхозда бухгалтериядә эшләдем. Анда эш урыны беткәч, фермага урнаштым. Унбиш ел бозау карадым. Ферма да беткәч, ике ел хат ташучы булдым. Өч улым, бер кызым һәм ике оныгым бар, — дип дәвам итте Хәтирә Әхмәтшина. — Бухгалтерлыкка укыганга бер дә үкенмибез. Классташларга караганда, техникумдагы иптәшләр якынрак кебек тоела. Гөлзилә белән очрашуыма шат булдым. Икебез дә олыгайганбыз, үзгәргәнбез. Шулай да, дус кызым укыган чактагы кебек күз алдымда калды.
— Тормыш та үзгәрткәндер инде безне, алтмыш яшькә җиттек бит. Минем өч балам, биш оныгым бар. Ирем үлгәнгә 20 ел. Балаларымны аякка бастырдым, өчесенең дә үз тормышы, — диде Гөлзилә Маннанова. — Кайбыч якларына килеп, яшьлек дустым белән күрешермен дип уйламаган да идем. Аның белән очрашкач, Галяны да күргән кебек булдым.
Тау белән тау гына очрашмый, диләр. Кем белә, бәлки бу ханымнар киләчәктә өчәү бергә кабат күрешер? Насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев