Сосновкага кибет тә, күпер дә кирәк
Ике ел район газетасы журналисты булып эшләү дәверендә Кайбычның һәр почмагында, һәр авылында булырга өлгердем, дисәм, ялгышканмын. Чувашия Республикасы чигендә үк урнашкан Сосновкага бер дә аяк басканым булмаган икән.
Бәхетемә, "Кече авыл көннәре" программасы кысаларында "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Светлана Нуруллина, белгеч Гөлнур Гомәрова, педагог Алсу Биктимерова һәм социаль яклау бүлеге белгече Ландыш Камалетдинова Сосновкага җыена икән. Бик теләп аларга иярдем һәм... Америка ачтым! Тау башыннан уч төбендәгедәй күренгән 18 йортлы авылга бару - океан кичеп, икенче материкка эләгү белән бер. Кече Подберезьега кадәр асфальт юлдан баргач, тузанлы басу юлына килеп чыктык. Язгы-көзге пычракта, кышкы бураннарда монда бару мөмкин түгел.
- Җәй көне велосипедта, кыш көне атта (анысын агрофирма биреп тора), атнасына дүрт көн Зур Подберезьедан Кечесенә, аннары үзебезнең Сосновкага почта ташыйм. Юл уңаенда һичшиксез кибеткә сугылам - кемгә ни кирәк, алып кайтырга тырышам, - ди хат ташучы Надежда Варенова.
Вареновлар - авылдагы хезмәт яшендәге өч гаиләнең берсе, авылның башка кешеләре - өлкәннәр, лаеклы ялдагылар. Гаилә башлыгы Валентин Павлович агрофирмада бригадир булып эшли, ярый әле, сарык фермасы авылга терәлеп үк урнашкан. Сыер, үгезләр асрыйлар. Бердәнбер уллары Яшел Үзәндә техникумда укый икән. Авылга кайтырга атлыгып тормый, билгеле.
- Авылның иң яшь гаиләсе сез, алайса? - дип сорыйм.
- Бездән яшьрәкләр бар - Иван белән Татьяна Герасимовлар, - дип, аларның кая яшәвен өйрәтеп җибәрде Надежда.
Иван безне капка төбендә каршылады, кечкенә кызы да янында велосипедта мәш килә.
Герасимовларның балалары икәү: Анжела 3 сыйныфны тәмамлаган, кечкенә Настя әле быел гына укырга керә. Сүз уңаеннан, Зур Подберезье урта мәктәбенең автобусы балаларны Кече Подберезьедан килеп ала, ә менә Сосновкадан анда пычракта яки кар-буранда барып җитү - үзе бер бәла.
Сосновкадагы тынычлык үзенә җәлеп итә. Монда зур авылларга хас каударлану, тормыш куу юк, хәер, гомер көзенә җиткән өлкәннәр кая ашыксын соң? Биргәненә шөкер итеп, булмаганын көтми генә, гомер йомгакларын сүтәләр... Сосновка үзе дә, гүя, көз фасылында тукталган: яңгыр күрмәгән чирәмнәр саргаеп, бөрешеп калган... Ярый әле, үле тынлыктан ара-тирә кошлар сайравы, чикерткә тавышы, кигәвеннәр безелдәве коткара.
Уйлана-уйлана, авылның бердәнбер урамы буйлап атлыйбыз. Авыл башындагы йортның капка төбендә ялгыз яшәүче Зоя апа Давыдова каршы ала.
Кышын шәһәргә, балалары янына китә ул, шулай да, туган авылдан бөтенләй өзелә алмый, йөрәге кушмый. Социаль хезмәткәрләрнең шулай дәррәү килеп, хәл-әхвәле белән кызыксынуына әбекәйнең күңелләре тулды. Мондый кунаклар авылга сирәк килә шул. Таныш түгел автомобильне сосновкалылар шәйләде булса кирәк, бер-бер артлы капка төпләренә чыгып утыра башладылар.
Тагын бер гаилә - Кузьма һәм Мария Филипповлар.
Киевтан кунакка кайткан кызлары Галина керә-керешкә үпкәсен белдерергә ашыкты:
- Кайткан саен әти белән әни өчен йөрәгем әрни. Еш авырыйлар, әтигә Чувашиядә бик җитди операция ясаганнар иде. Шуннан бирле район сырхауханәсенә бара алмый - ерак, транспорт та юк. Сырхауханәдә исәптә тормагач, табиблар да килми, фельдшерны да телефоннан шалтыратып кына чакырырга мөмкин. Киевка гына алып китәр идем дә, ата-бабалар авылын ташларга теләмиләр бит... - ди Галина.
Әмма Филлиповларны борчыган тагын да җитдирәк мәсьәлә бар әле.
- Авылдашыбызны соңгы юлга озаттык, элеккедән килгән гадәт буенча, күрше Кичкееводан арырак урнашкан Гришино зиратына җирләргә алып китәбез. Сосновкадан өч чакрым ераклыкта ул. Елга аша күпер булмагач, мәрхүмне кулларга күтәреп, су аша чыгарырга туры килде. Кышка кадәр чарасын күрәсе иде. Авылда су үткәрелгән, тик колонкалар кыш көне катар, дип куркабыз, аннары суны ерактагы чыганактан барып аласы була, - диләр алар.
Николай белән Валентина Афониннар да ялгыз яши, балалары шәһәргә китеп урнашып беткән.
Тормыштан зарланмыйлар, хәтта киресенчә:
- Безгә артыгы кирәкми: пенсияне ай саен китерәләр, инвалидлык буенча да алабыз. Безгә ул акчаны коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән башка куяр урын да юк, авылда кибет юк бит. Якын-тирә авылларга баручыларга әйтеп җибәреп, ипи-тоз, азык-төлек алдыртабыз кайчак. Күрше республиканың Кичкеево авылы, әнә, кул сузымында, елга аша чыксаң, чакрымнан бераз гына артык. Дөресен әйткәндә, тундрадагы сыман яшибез инде, район үзәгенә барып кайту өчен машина яллау 800 сумга төшә, - дип сөйләде безгә Николай Иванович.
- Без күбрәк өйдә утырабыз, менә яшьләргә, фельдшер, хат ташучыга авырга туры килә. Кайбычка барып, йорт-җир документлары ясату да, ай-һай, кыйммәткә төшә... Фельдшерыбыз, шөкер, ташламый, шалтыратуга ук, килеп тә җитә, - дип рәхмәт укып алды Валентина Алексеевна.
Кулымдагы кәрәзле телефонымны күреп, Николай ага кисәтергә ашыкты:
- Сез монда телефоннан күп сөйләшмәгез, бездә, сеңлем, роуминг - элемтәне Чувашия аша алабыз, - диде ул. "Заманадан калышмыйлар хәзерге әби-бабайлар", - дип уйлап куйдым эчтән генә. Бу хакта анда-санда күренгән спутник тәлинкәләре дә сөйли. Ә Афониннарның бакчасында лилия чәчәкләренең ниндие генә юк! Шуларга карап, озак сокланып тордык. Безне озатканда, Николай Иванович әйтеп куйды:
- Кечкенә авыллар белән дә кызыксына башладылар, диген ә... Болар гел зарлана, дип уйламагыз тагын, без бары тик яхшыга гына өметләнәбез. Тора-бара хәл ителер. Сәламәтлек кенә булсын иде әле, безгә шуннан башкасы кирәкми дә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев