Сөйкемле татар кызы
Оялчан кызлар сөйкемле була, диләр. Фирүзә дә шундый кыз. Тыйнак, сабыр булуы йөзенә чыккан. Шул ук вакытта бик серле дә. Күңелендәгесен бик тиз генә чыгарып бирергә ашыкмый ул. Үзе турында сөйләргә, уңышлары белән мактанырга да яратмый. Югыйсә, мактанырлыгы бар аның.
Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә биеп, лауреат исеме алган Фирүзә бит ул! "Саф җилләр" дип исемләнгән бишенче республика бәйгесенә Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган иң оста биючеләр белән бергә сәхнә тотуы җиңел булгандыр дисезме әллә аңа!? Биючеләре кемнәр бит әле. Фирүзә кебек үзлегеннән шөгыльләнүчеләре араларында бөтенләй юк, барысы да бию студияләреннән, хореографик түгәрәкләрдән, җитәкчеләренең дә күбесе атказанган исемен алган. Ә ул өендә телевизордан һинд кинолары карап, интернет челтәреннән бию элементлары өйрәнә. Музыка сайларга, көйләр яздырырга әтисенең энесе Айдар Хәсәнов булыша, аның тормыш иптәше Эльмира төрле бәйгеләргә алып бара. Төп илхамчылары - 135 нче һөнәр училищесы директоры булып эшләүче әтисе Айрат һәм Иске Чәчкаб мәктәбендә башлангычларга белем бирүче әнисе Фәймә. «Саф җилләр» республика бәйгесенә костюмны Казанда махсус ательеда тектерсәләр, күпчелек костюмнарын кыз үзе тегә.
Минем аның концертларда күбрәк шәрык биюләрен башкарганын күргәнем бар. Бөтен күңелен биреп бии ул, андагы сыгылмалыкка, хәрәкәтләренең нәфислегенә кайсы гына тамашачы сокланмый икән!? Бию бер дә җиңел эш түгел ул. Чиле-пешле генә әзерләнгән чыгыш белән уңыш казанып булмаслыгын аңлый Фирүзә. Аның репертуарында татар халык биюе дә, башка милләтләрнең дә биюләре бар. Ул әнә шулай Татарстан, Россия, дөнья халыкларының гаҗәеп бай традицияләре, мәдәнияте белән дә таныша. "Тауның күрке- таш, кызның күрке- чәч, диләр бит. Фирүзә биегендә озын чәче дә образга керә кебек тоела.
Беренче класста укыганда укытучысы - Борындык кызы Илсөя уята аңарда биюгә мәхәббәт. Ә инде икенчедә укыганда укытучы Энҗе апасы Гыйльманова өйрәткән "Канатлар чыныкканда" биюен башкарып, кыр казлары образын ачып сала. "Йолдызлык" фестивалендә дә даими катнаша ул. Сәхнәдә матур итеп биюе белән ничәмә-ничә тамашачыны сокландырган Фирүзә Олы Кайбыч мәктәбенең унынчы классында укый. Район балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлегендә шөгыльләнә, әле шоферлар әзерләүче курсларга да йөри башлаган. Тагын бер яраткан шөгыле бар - төрле төсле бисерлар белән чигәргә ярата. Әнә шундый киңкырлы, даими эзләнүчән кыз ул. Күңеле гүзәллеккә, матурлыкка тартыла. Иске Чәчкабтагы иң үрнәк гаиләләрнең берсендә ата-ана тәрбиясе алып үсүче кыз киләчәктә сәнгать юлыннан китәрме-юкмы, анысын вакыт күрсәтер. Әмма иманнан соң иң саваплы гамәл - намаз уку икәнлеген кечкенәдән төшенеп үскән үзе дә динне хаклап яшәүче баланың милләтебезнең асыл кызы булачагына шик юк. Исеме дә асылташны аңлата бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев