Ул күпләрнең беренче укытучысы
Салтыйган мәдәният йортында "Минем беренче укытучым" дигән әдәби кичә үткәрелде. Авылыбызда эш-гамәлләре белән халык күңеленә кереп уелган кешеләр шактый. Шундыйларның берсе - Асия Абдулла кызы Каюмова.Ул хезмәт биографиясен Салтыйган башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлый. Мәктәптә балаларга рус телендә белем бирә.
Асия Каюмова, Алабуга педагогия училищесын тәмамлап, туган мәктәбендә 1963 елны эшли башлый. Беренче хезмәт чыныгуы алган елларның һәр көнен бүгенгедәй яхшы хәтерли. Күңел түренә уелып калган вакыйгалар турында матур итеп сөйли. Аларның һәркайсын гыйбрәтле үткәненең якты истәлеге итеп кадерли. Шуңа үзен дә кадерлиләр, яраталар. Узмас кебек тоелса да, гомер дигәнең бик тиз уза икән ул. Тормыш мәшәкатьләренә чумып яши торгач, мәктәптә 40 ел вакыт сизелми дә узып киткән. Аның укучыларының күбесе инде хәзер үзләре дә тәҗрибәле укытучылар. Укучылары онытмый аны, хәлен белешеп, аралашып яшиләр. Аларның уңышларына шатлана, кирәк чакта киңәшләре белән ярдәм итә Асия апа.
Кешелекле, игелекле, гадилеге өчен хөрмәт итәбез аны. Укытучымның хезмәте югары бәяләнгән. Авыл халкы җыенында аңа "Авылның мактаулы кешесе" дигән исем бирелгән. Асия апаның безне мәктәптә көләч йөз белән каршы алуы әле дә хәтеребездә. Ягымлы күз карашы һәм мөлаем тавышы белән барыбызны да үзенә каратты. Зур сабырлык белән безне белем дөньясына алып керде.
Ул безне укырга, язарга гына түгел, туган телебезне яратырга, туган җиребезнең кадерен белергә, әти-әниләргә ихтирамлы булырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтте.
Асия апа өендә уңган хуҗабикә. Тормыш иптәше Барый абый белән үзләре кебек үк хезмәт сөючән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Икесе дә югары белемле.
Инде менә олы җанлы укытучыбыз Асия апага 70 яшь тулды. Юбилее уңаеннан авылыбызда аның укучылары катнашында зур бәйрәм кичәсе үткәрергә булдык. Төрле төбәкләрдән җыелып кайттылар бәйрәмгә. Ул бай эчтәлекле, мәгънәле, тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп хәзерләнгән иде. Айгөл Саттарова, Гөлфания Булатова, Гөлчәчәк Нуретдинова, Гөлсинә Камаловаларның моңлы җырлары һәм биюләре алкышларга күмелде. Залга пионер галстуклары бәйләп, быргы һәм барабан кычкыртып укучылары килеп кергәч, Асия апа гүя яшьлек елларына кайткандай булды. Багай урта мәктәбе директоры булып эшләгән Владимир Ларионов тәбрикләү чыгышында әйтеп узганча, укучыларның шулай хөрмәтләве бөтен бүләкләрдән дә затлырак. Ап-ак яулыгын таратып бәйләгән Флюра апаның алты баласының бишесе Асия апада укыган. Аңа күз яшьләре аша рәхмәтен белдерде. Инде үзләре дә олыгаеп килүче укучылары укытучыларына дан җырлады. Кичәбезнең икенче өлеше мул табын артында узды. Аны юбилее белән котлап, укучылары үзләре әзерләде.
- Дүрт дистә ел гомеремне мәктәпкә багышладым. Бүген мине шулай хөрмәтлиләр икән, димәк хезмәтен заяга китмәгән. Укытучы өчен моннан да зур шатлык һәм бәхет юктыр, - диде остазыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев