Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Тәрбиттән Марина Тараканова Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты булды

Олы Тәрбит авылының талантлы кызы Марина Тараканова – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты. Әлеге уку йортына керү җиңел түгел, анда конкурс­лар һәрвакыт зур. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән махсус музыкаль белемле яшьләр анда җиде иләк аша узып керә. Быел Чүти мәктәбен тәмамлаган Марина консерваториянең теория-композиторлык факультетының этномузыкология кафедрасында белем ала.

Маринаны сәхнәдә үсте дисәк тә, һич ялгыш булмас. Биш яшеннән кулына микрофон тотып җырлый башлаган кыз мәктәптә укыган елларында ук үзен танытты. Авылда, мәктәптә, район үзәгендә узган бәйрәмнәрдә, концертларда гына түгел, «Йолдызлык», «Урмай-Зәлидә», «Туым җондызы» керәшен җырларын яшь башкаручылар фестивальләрендә, Мамадыш районында узучы республика­күләм «Питрау» бәйрәмендә, халыкара бәйгеләрдә дә танытты ул үзен. Аны район җитәкчелеге дә яхшы белә. Гаилә кыйммәтләрен үстерү үзәге тарафыннан үткәрелгән чараларда да башлап йөрүчеләрнең берсе ул. Чиркәү җырларын да башкара. Җырлый да, бии дә, алып бару осталыгы да бар, сөйләм теле дә матур, сәхнәдә дә үзен һәрчак иркен тора, беркайчан да югалып калмый, гел елмаюы белән үзенә каратып тора. Кыс­касы, коеп койган артист! Кайбыч тамашачысы тиз яратып өлгерде аны. Казан сәхнәләрендә чыгыш ясаганда музыка белгечләре дә игътибар итә аның сәләтенә. «Туым җондызы»ның Казандагы йомгаклау турыннан соң аның янына Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров килә. «Синең киләчәк тормышың сәхнәдә булыр­га тиеш.Музыканы яхшы тоясын. Табигатьтән бирелгән сәләтең бар. Мәктәптә тырышып укы, үз өстеңдә даими эшлә, безнең консерваториягә укырга керергә әзерлән», – ди ул аңа. 
– Бу минем өчен көтелмәгән тәкъдим булды. Ул вакытта тугызынчы класста гына укый идем әле, һөнәр сайларга да иртәрәк кебек тоелды, шуңа да бу фикерне ул кадәр җитди дә кабул итмәдем кебек. Әмма тора- бара уйлана башладым һәм үземне сәнгать дөньясында сынап карарга булдым, чөнки җырдан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Минем бу өлкә белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәсем килде, – диде Марина. – Кайбычта балалар сәнгать мәктәбендә биш ел укуым да үз-үземә ышаныч арттырды. Форсаттан файдаланып, мине анда беренче-икенче елларда укыткан педагогым Светлана Зыядиевага, соңгы өч елда музыка белеме биргән Розалия Тлеповага рәхмәтем зур. Әтием Петр Петрович, безнең авылдан сәнгать мәктәбенә кадәр 40 чакрым ара дип тормады, атнасына ике тапкыр мине алып килде. Гомумән, әти-әние­мә рәхмәтлемен. Чүти авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче әтием Петр оста җырлый, әнием Галина Анатольевнаның да моңы бар, ул – балалар бакчасы тәрбиячесе. Быел 80 яшен тутырган әбием Агния Таракановадан да күчкәндер миңа җырлау сәләте. Аның бернинди дә музыка белеме юк, ә керәшен җырларын, бөтен нечкәлекләренә кадәр тоеп, шулкадәр оста башкара. Көйне дөрес тоемларга өйрәтүчем дә ул. Үзегез беләсез инде, әбием өйдә утыра торганнардан түгел, авылдагы фольклор ансамбльгә йөри, сәхнәдә еш чыгыш ясый. Алъяпкыч, кульяулыклар да чигә. 
– Марина, консерватория­гә керү авыр булдымы? 
– Конкурс зур иде. Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы тапшырдым, консерватория­дә дә сынау­ларны уңышлы уздым. Биремнәрнең практик өлешендә безнең авылда гына җырлана торган «Уен», «Урам» көйләрен башкардым. Ә теория буенча сорауларга тирәнтен җавап бирүдә Мәлки ягы керәшеннәренең көйләре турындагы китап нык ярдәм итте. Бу китапта керәшеннәрнең гореф- гадәтләре, тарихы, җырлары турында бай мәгълүмат тупланган, ул аудиоязмалар белән дә баетылган. Ноталарга бәйле биремнәрне үтәгәндә, әлбәттә инде, балалар сәнгать мәктәбендә алган белемнәремне эшкә җиктем. Җыр ул – минем өчен яшәү рәвеше, аннан башка яшәве авыр булыр иде. Әбием әйтмешли, әле ярый күңелләребезне юатырдай жырларыбыз бар. Үзем кечкенәдән тыңлап үскән керәшен жырларын башкарганда, күңелдә горурлык хисләре туа. Рус, татар халык җырлары да җаныма якын. Мине алда зур иҗат дөньясы көтә. Шуңа да, җыр­ланмаган әле безнең җыр, дип әйтәсем килә. Консерваториягә керүем белән чиксез горурланам. 
 Чүти мәктәбе директоры Лариса Бухарова әйтеп узганча, шундый дәрәҗәле уку йортына үз тырышлыгы белән юл ярган Маринаның киләчәктә якташларыбыз Лена Бичарина, Лидия Әхмәтовалар кебек җырчылар сафын тулыландырачагына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев