Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика матбугаты Кайбычның оста гөмбә җыючысы турында язган

Гөмбәчене беләсезме ничек танып була? Кулыннан! Көне буе гөмбә эшкәрткән кешенең бармаклары каралып бетә.

Олы Кайбыч авылының атаклы гөмбәчесе Гөлшат апа Әхмәдуллина янына танышырга дип кергәч тә, бармакларының каралуыннан уңайсызлангандай итте. Җыеп кайткан гөмбәләренең бер өлешен чистартып та өлгергән, калган өлешен суга тутырып куйган. Алдагы көннәрдә банкаларга ябылып куелганнары да аш бүлмәсендә гаскәр булып рәт-рәт тезелеп тора. Үзе әйтүенчә, быел әле күп япмаган, бер литрлы алтмышлап банка гына чыккан. Алдагы елларда ике йөз банкага да җиткән чаклары булган. Гөлшат апа гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләгән. Хәзер лаеклы ялда.
– Эшләмәгәч, вакыт күп кала. Иремнең эштән бушаган вакытында тиз генә гөмбәгә барып кайтабыз. Гөмбәне үзебез дә бик яратып ашыйбыз, күчтәнәчкә дә күп китә. Сорап килүчеләр дә бар. Ашаучысы булгач та күңелле бит, – ди ул.
Бу арада яңгырлар явып торгач, урман нигъмәтләре дә ялындырмыйча чыгып кына тора, ди. Алдагы көнне ике сәгать эчендә майлы гөмбә, ал гөмбә һәм гөреҗдәне икешәр чиләк җыеп кайтканнар. Гөмбәләрне башта ике тәүлек тоз салынган суда тота. Көнгә ике тапкыр суын алыштырып тора. Ал гөмбәне тәүлек ярым тотсаң да була икән. Майлы гөмбәне алып кайтуга ук чистартып маринадлап куя. Аны ике кат яхшылап югач, бер кат кайнатып чыгара да, тоз салып, тагын ун минут ут өстендә тота. Аның суын түгеп, тагын бер кат су салып кайната. Тозны күбрәк салырга кирәк, кайнаганда гына түгел, аны тора-тора да ала, ди гөмбәче. Хуш исле борыч, укроп, дәфнә яфрагы салып, кайнап чыккач, кабат егерме минут пешерә. Соңыннан аш серкәсе саласы, аны гөмбәнең күләменә карап өстисең. Бер-ике минут тоткач, стерильләштерелгән банкаларга тутырып куясың. Бөтен төр гөмбәне дә Гөлшат апа шулай маринадлый. Гөреҗдәне сарымсак һәм майонез белән ашарга киңәш итте, шулай тәмле була икән. Быел май ае бик җылы һәм яңгырлы булгач, каен гөмбәсе һәм ал гөмбә шактый булган.
– Соңгы ике елда шулай бу. Ун-унбиш ел гөмбә җыеп, андыйны күргән юк иде. Алар, гадәттә, июнь һәм июль айларында гына чыга. Ә менә опята гөмбәсен соңгы елларда бөтенләй җыйганыбыз юк, элек капчыклап алып төшә идек. Әллә урман картая, әллә үзебез, урынын таба белмибез, – ди әңгәмәдәшем.

Гөмбә файдалы да икән
Ак гөмбәдә “йөрәк” витамины күп. Моннан тыш, иммунитет өчен кирәкле булган цинк, йод, бакыр һәм В1 витамины, тимер тозлары бар. Гөреҗдә – Д витамины чыганагы. Организмны файдалы бактерияләр белән тәэмин итә. Халык медицинасында җебетеп әзерләнгән гөреҗдәне бөергә таш утыруны булдырмас өчен кулланалар. Әтәч гөмбәсендә А, В1, В2 витаминнары һәм цинк күп. Ул диабеттан файдалы. Эчәклектәге паразитлардан котылырга булыша. Әлеге гөмбә радиоактив матдәләрне үзендә тупламый торган бердәнбер гөмбә. 100 грамм опятада бер тәүлеклек дозада кирәк булган цинк һәм бакыр бар. Аңардагы микроэлементлар пешергәндә яки кыздырганда да югалмый.

Бу – кызык
Япониядә ракка каршы кулланыла торган даруларның 30 проценты файдалы гөмбәләр нигезендә ясалган. Веселка иң тиз үсә торган гөмбә санала. Алар сәгатенә 5 мм булып үсә, әмма ике көннән артык тормый. 350 миллион ел элек Согуд Гарәбстаны территориясендә биеклеге 8-10 метрга җитә торган гөмбәләр үскән.

Белеп тор!
Гөмбәне белмәгән урыннардан, тимер юл, сәнәгать объектлары, трассага якын җирдән җыймагыз. Шикле гөмбәләргә кызыкмагыз. Чери башлаган, кортлы гөмбәләрне алмагыз. Гөмбәне пакетка җыярга ярамый, алюмин савытта да сакламагыз. Җыйган гөмбәне бүлмә температурасында өч сәгатьтән артык, ә тозлаган гөмбәне алты айдан да артык сакламагыз. Балаларга гөмбә ашатырга ярамый. Гөмбә ашап агулансагыз, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакыртыгыз. Табиблар килгәнче, агуланган кешегә бер-бер артлы алты стакан кайнаган су эчәргә. Ашаган гөмбәгезне ташларга ашыкмагыз, аларны тикшереп авыруга дөрес дәвалану билгеләргә мөмкин. Активлаштырылган күмер эчү дә рөхсәт ителә.

Дилбәр Гарифуллина, Олы Кайбыч – Казан,
«Шәһри Казан» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев