Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тумышы белән Иске Чәчкабтан булган Дилә Әбүзәрова әтисенең һәм җизнәсенең Курск сугышында катнашуы турында яза

Бөек Ватан сугышы еллары ерагайса да, аның канкойгыч, дәһшәтле көннәре турындагы хатирәләр, буыннардан-буыннарга күчеп, кешелек хәтерендә мәңге яшәр. Совет гаскәрләренең җиңүенә юл ачкан, үзенең масштабы, җәлеп ителгән көчләре, нәтиҗәсе буенча тиңе булмаган Курск дугасы сугышы тәмамланганга быел 75 ел булды. Анда илебез гаскәрләре, дошман камап алган Белгород, Харьков, Орел шәһәрләрен азат итүдә иң кыю планнарын кулланып, фидакарьлек һәм батырлык үрнәге күрсәтә һәм җиңүгә юл ача. Курсктагы бәрелешләр тарихка иң көчле һәм зур танклар сугышы булып кереп калган. Ул 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр бертуктаусыз 49 көн дәвам иткән. Анда Мәскәү өчен барган сугыш белән чагыштырганда җиде, Сталинградтагы бәрелешләргә караганда биш тапкырга күбрәк солдат, танк, самолетлар һәм хәрби корал җәлеп ителә. Курск дугасы сугышында җиңелгәннән соң, немец гаскәрләренең көрәшү көче какшый. Алар совет гаскәрләренә каршы тору белән генә чикләнә. Һөҗүм итү инициативасы безнекеләргә күчә. Шулай итеп, 23 август, дошманны тар-мар итеп, Курск дугасы сугышы тәмамланган көн – Россиядә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә.

 

Бу сугышта безнең районнан да солдатлар катнашкан. Күбесе гомерләре бәрабәренә илебез азатлыгы, киләчәк буыннарның тынычлыгы, бәхете өчен үлемсез батырлык күрсәткән. Араларында исән-имин кайтырга насыйп булганнары да бар. Туган авылым Иске Чәчкабта яшәүче районыбыз­ның иң өлкән кешеләренең берсе, җизнәм Зиннәт Заһидуллин да Курск сугышында катнашкан. Аның бөтен дәһшәтләрен кичереп, зур җиңүгә үз өлешен керткән. Сугыш ветераны сөйләгәнчә, аны 1942 елның 7 октябрендә сугышка алалар. Казанда санинструктор­лыкка укытып, Мәскәүгә озаталар. 1943нче укчылар  полкы 375нче укчылар дивизиясенең икенче батальонына минометка наводчик итеп билгелиләр, соңыннан Ржев шәһәренә җибәрәләр. Бу вакытта шәһәр немецлар кулында була. Сигез солдатны шәһәр читендәге кырга күзәтүче итеп билгелиләр. Бер-берсеннән 10 метр ераклыкта палаткалар урнаш­тырып, кар белән күмәләр. Фашистларны күзәтеп, шунда яшәргә тиеш булалар. Көндез палаткадан чыгып күренү рөхсәт ителми.  Төнлә йөреп торганда түзәргә була әле, ә менә көндезләрен, палаткада гына утыр­ганда, салкыннан аяклары берни сизми, тәннәренә үзәк өзгеч салкын үтә. Көне-төне йокламыйлар, йокласаң, бөтенләй уянмаска мөмкинсең. Коры паек белән сигез көн үтә. 18 февральдә Елецк шәһәренә озаталар, 23 февральдә 35 кешегә җиде миномет бирәләр. Бер минометның авырлыгы – 1 центнер 06 килограмм. Минометларын сүтеп, һәр кешегә 20 килограмм күтәреп, немецлар басып алган шәһәрләр, авыллар буйлап, пар җире  өстеннән җәяү баралар. Фашистлар күренсә, тиз генә минометларны җыеп, фашистларга һөҗүм итәргә тиеш булалар. Төрле очраклар була. Харьков юлы өстендәге бер авылга ризык эзләп керәләр. Баздан бәрәңге табып чыгалар, бераз утын юнәтәләр. Котелокка бәрәңге пешерергә куярга уйлыйлар. Учак ягып җибәргәч, котелок шартлап күккә оча. Алар мина өстенә учак яккан булып чыга. Бу җиргә фашистлар миналар куйган була. Кар катламы булу сәбәпле генә, үзләре исән кала. Миналар турында югары штабка хәбәр итәләр. Безнең саперлар килеп, бу җирләрне минадан чистарталар. Дошман басып алган фронт буйлап бер айдан артык баралар. Курск дугасы янындагы Шопино авылы янында туктыйлар. Биредә 35 кешегә окоп казып, минометларны урнаштырып, контратакага әзерләнәләр. 5 июльдә фашистлар һөҗүм ясый. Алар Курскка үтеп керә торган Прохоровка авылы станциясе аша узучы бердәнбер олы таш юлга баралар. Шопино авылы эчендә һәм үзәкләрдә безнең танклар да яшерелгән була. Көчле сугыш башлана. Безнекеләр барлык немец танкларын кырып бетерә. Немецлар мондый атаканы көтмәгән була. Совет солдатлары Курскка керүче олы юлга җиткән фашистларның көчен нык какшата. Безнең яктан да югалтулар күп була. 7-8 августта көчле сугышлар бара. 
12 августта немец гаскәрләре Курскка керү юлыннан чигенә. Безнекеләр, фашист группировкаларын юкка чыгарып, бөтенләйгә чигендерә. Безнекеләрне Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итү өчен җибәрәләр. Фашистларның көче какшаса да, бирешергә теләмиләр, һәрьяклап һөҗүм итәләр. Зиннәт абый 14 август көнне Харьков өчен барган сугышларда яралана. Көрәш бик көчле бара. Санитарлар яралы солдатларны алып чыга алмый, шәһәр читендәге үлән үскән үзәнлеккә ташыйлар. Анда бер атнага якын яталар. Араларында авылдашым Зиннәт Заһидуллин да була. Төнлә салкын булганлыктан, үпкәсе шешә. Бер атнадан аяклары йөрми башлый. Аны Новосибирск госпиталенә озаталар, бераздан Уфага күчерәләр. Аяклары төзәлмәү сәбәпле, сугыштан азат итәләр. 1944 елның 24 гыйнварында туган авылына кайта.  Зиннәт абыйның Курск дугасы сугышында күрсәткән фидакарьлеге «Батырлык өчен» медале белән бәяләнә. 1243нче укчылар полкындагы 75нче укчылар дивизиясе буенча 1943 елның 9 июлендә дөнья күргән 06/4нче приказда мондый юллар бар: 
 

«СССР Югары Советы Президиу­мы исеменнән 2нче укчылар батальоны сержанты Зиннәт Әүхәт улы Заһидуллин «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ул 1943 елның 6 июлендә Курск өлкәсендәге Сажновский районының Шопино авылы янында фашист илбасарлары белән барган сугышта батырлык үрнәге күрсәтә. 82/мм минометы атучысы буларак, тугыз немец солдаты һәм офицерын юк итә. 1920 елда туган, партиягә кермәгән, татар. ТАССРның Кайбыч хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алынган». 

Зиннәт җизнәм ТАССР оешкан елны туган. Аның республика үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бөек Ватан сугышы ветераны – районыбызның иң хөрмәтле кешесе.    
Әтием Хәмзә Нигъмәтуллин Хәмзә Нигъмәтуллин да бу сугышта катнашкан. Ул 1942 елның 1 маенда 18 яшендә фронтка алына. Аларны Калуга өлкәсенә озаталар. Дүртенче укчылар батальонының 312нче дивизиясендә пулеметчик була ул. Анновка авылы аша үтеп, немецларның көчле ныгытылган оборонасын җимереп, фашистларны 150 чакрымга чигендерәләр. Бу сугышта әти беренче тапкыр яралана. Госпитальдә ай ярым дәвалангач, Ковров шәһәренә резервтагы командирлар хәзерләү курсында укыталар, 1942 елның декабрендә Харьков өлкәсенә сугышка озаталар. Алар, Маминский районының Глушаница исемле авылы янында 18 көн сугышып, немецларның көчле оборонасын җимерә, 300 чакрымга кадәр чигендерә.  Ләкин Харьков шәһәре әле тагын өч тапкыр кулдан-кулга күчә. Бу сугышта әти икенче тапкыр яралана. Госпитальдә ике ай дәваланып чыккач, Заратск шәһәрендә танкларга каршы сугышу буенча укыту үткәрәләр һәм Курск дугасы сугышына кертәләр. Бу вакытта немецлар планлаштырган Курск дугасына һөҗүм итү өчен «Цитадель» операциясен башлый.  Әлеге операция буенча фашистлар, Курскны ике яклап алар тарафыннан басып алынган Орел һәм Харьков шәһәрләре ягыннан камап алып, совет гаскәрләрен тар-мар итеп, һөҗүмгә ыргылырга уйлый. Алар һөҗүм итү өчен 900 мең солдат, 2,7 мең танк, 2 мең самолет, 10 мең корал, минометлар туплый. Һөҗүмне 5 июльдә сәгать өчтә башларга планлаштыралар. Сугышчыларның бурычы – Курск дугасын фашистлардан саклап калу, һөҗүмгә күчеп, Орел, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итү.
Совет разведкасының мәгълүматлары ярдәмендә безнең илнең командованиесе фашистларның «Цитадель» операциясе турында барысын да белеп тора. Бу сугышның илебез язмышын билгеләүче хәлиткеч көрәш булачагын барлык югары командование аңлый. Жуков Сталинга җиткерә: фашистларны җиңү өчен безнең көчләр аларныкыннан 2-3 мәртәбә артыграк булырга тиеш. Сталин Жуковның бу фикерен хуплый. Өстәмә фронт булдырырга карар бирә. Курск сугышы өчен резерв белән 2 миллион солдат, 6000 танк, 4 мең самолет, 20 мең орудие-миномет туплана.
Фашистларның 5 июль көнне иртәнге сәгать өчтә һөҗүм итәчәкләре турында безнең командование белә. Совет солдатлары өч тулганда оккупантларга каршы фронт артиллериясе көче белән йөзләгән катюшадан, 600 орудиедән, 460 минометтан ут ача. Фашистлар бу көтелмәгән вакыйгадан зур югалтуга дучар була, шок хәлендә кала. Алар 5.30 сәгатьтә  генә һөҗүм башлый. Курск дугасы сугышы башлана. «Уңнан сулдан фашист танклары солдатлары, чакрымнарга тезелеп, Курскка илтүче Прохоровка станциясе аша уза торган бердәнбер олы юлга юнәлә. Станция янында сугыш көчле булды, – дип сөйли иде әти. –Җир белән күк күренми, тоташ утта танклар ут таулары булып яна. Тамырлары белән җирдән кубарылган агачлар яна, алар очып, окопларга солдатлар өстенә килеп төшә, аларга да ут каба. Немец солдатлары яна, алар безнең солдатларга, безнекеләр фашист солдатларына ташлана. Безне дошман танкларының ягулык багы ягына атарга урнаштырдылар. Бу нәтиҗәле позиция булды. Курку дигән хиснең әсәре дә юк иде».
12 июльдә совет гаскәрләре, фашист группировкаларын бөтенләйгә тар-мар итеп, Курскны саклап кала. Алда Орлов, Белгород, Харьков шәһәрләрен азат итү бурычы тора. Безнекеләр зур һөҗүмгә күчсә дә, фашистлар бирешергә теләми. Ике яктан көч килеп тора, фашистлар яндырылган, көйдерелгән җир генә калдырып китү  максатын алга куя. Бу сугышларда әти каты яралана. Дошман ядрәсе баш түбәсенә керә. Ул сугыш кырында һәлак булган солдатлар арасында ике тәүлек буе аңсыз ята. Бернинди ярдәм күрсәтелмәсә дә, ике көннән аңына килеп, могҗиза белән исән кала. Алты ай Ковров, Саратов, Горький госпитальләрендә дәвалана. Бу яраланудан әти сугышка яраксыз дип табыла. Инвалид­лык бирсәләр дә, үзе теләп, Иранга союзниклар белән элемтәче булып китә.  Аның аша Америкадан килгән коралларны безнең илгә озатып торалар. Бер елдан шул ук хезмәткә Одессага күчә. 1945 елның 14 августында туган авылга кайта. Әтинең башындагы зур тирән яра гомере буена да төзәлеп бетмәде, сугышны хәтерендә нык саклады. Курск сугышындагы батырлыклары өчен әти «Кызыл Йолдыз», беренче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары һәм күпсанлы медальләр  белән бүләкләнгән. (Орден Красной Звезды №2621655 серия книжки В-9-490537.Орден 1 ст. ВОВ №2206404 серия книжки В-711104).
Әлеге язма яу кырында батырларча башын салган, исән кайтып та,  инде арабыздан киткән сугыш ветераннарын искә алу, үлемсез батырлыклары алдында баш ию булсын, Һәрберсенең рухларына шатлык булып ирешсен. Бүгенге көндә исән булган ветераннарны кадерләп яшик. Аллаһы Тәгалә адәм балаларына кан коюларны кабатламаска, дус-тату яшәргә югары дәрәҗәдәге аң бирсен. Һәр җирдә азатлык, тынычлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев