Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бу атнада Кайбычның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Бу атнада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең өчен бу бәйрәм аеруча кадерле, чөнки саф авыл хуҗалыгы районында яшибез.

Ил табынын баетучыларның хезмәтләре җиңелләрдән түгел. Бәйрәмнәр, яллар белән хисаплашмыйча, елның 365 көнендә дә хезмәт урынында булган савымчыларның да, җәйге челләдә маңгай тирен тамызып, кырларда икмәк үстерүче игенче-механизаторлар, югары оештыру сәләтен күрсәтеп эшләүче җитәкче-белгечләр, ашханәләрдә тәмле ашлары белән сыйлаучы пешекчеләрнең дә, гомумән, бу тармакта эшләүчеләрнең барысының да хезмәте мактауга лаек. Кайбычның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен хезмәттәге зур уңышлар белән каршылый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренә караганда, быел игенчеләребез 66 мең 700 тонна ашлык суктырып алды, уңдырышлылык һәр гектардан 26,4 центнер тәшкил итте. Бу саннар 2015 елгы күрсәткечтән күпкә югарырак. Ашлык суктыру күләме елдан-ел арта бара. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин игенче-терлекчеләргә күрсәткечләрне тагын да арттыру максатын куя. "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятеннән Айрат Сафиуллин, "Ак Барс Кайбыч-2"дән Вячеслав Туртыгин, «Ак Барс Кайбыч-3" тән Харис Хәбибуллин, Альберт Лазарев, "Яңа юл"дан Фәнис Бикбов кебек уңган игенчеләр һәм хуҗалык­лардагы күпсанлы башка комбайнчылар белән игенчелек буенча алда торган бурычларны уңай хәл итеп була. Алдыңгы савымчылар - Шүширмәдән Фирая Бикбова, Гөлфия Галиева, Хуҗа Хәсәннән Мария Таймасова, Венера Лоткова, Иске Чәчкабтан Алсу Әбүзәрова, Кошманнан Гөлфия Шәфиева, Борындыктан Гөлзада Әхмәтҗанова, Багайдан Мөршидә Гадиева, Арысланнан Татьяна Зубринина кебек мул сөт саву осталарыбыз бар безнең. Уңганнар үрнәгендә башкалар да табыннарыбыз муллыгы өчен тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев