Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч басуларында көзге чәчү дәвам итә

Хәзерге вакытта районыбыз игенчеләре киләсе ел уңышына нигез сала. Игенче-механизаторлар көзге культуралар чәчү белән мәшгуль.Район буенча барлыгы 11 мең 35 гектар көзге культуралар чәчү планлаштырылган булса, 9 сентябрьгә шуның 8 702 гектары, ягъни, 79 проценты чәчелгән.

“Дубрава” агрофирмасы механизаторлары да гомуми нәтиҗәгә үзләренең саллы өлешләрен кертә. Биредә барлыгы 3731 гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырылган. Бүгенге көндә чәчү эшләре барган Ябалак бүлекчәсе управляющие Данил Кузьминнан эш барышы белән кызыксындык.
- Безнең бүлекчәдә барлыгы 1102 гектар мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган.“МТЗ- 1221” тракторына тагылган чәчү агрегатында тәҗрибәле механизатор Александр Петров, чәчүчеләр Андрей Ларионов белән Рушан Гарифуллин эшли. Моңа кадәр алар Кече Кайбыч, Бәрлебашы басуларын иңләде. Хәзер Ябалак авылы янындагы кырда чәчәләр. Ике атна дәвамында 906 гектарда эш башкардылар, - диде ул. - Көзге чәчү башланганчы терлек азыгы хәзерләү белән шөгыльләндек, печән, сенаж запасы булдырдык, әле силос саласы, күпьеллыкларны икенче катка урасы бар.
Ябалак авылы кырына без барганда егетләр чәчкечкә чәчүлек орлык, минераль ашлама төяү белән мәшгуль иде.
- Эш сәгатебез иртәнге сәгать җиденче яртыда башлана да, кичкә кадәр дәвам итә. Эш оешкан төстә бара. “МТЗ- 82” тракторчысы Наил Сибгатуллин минераль ашлама, “МТЗ- 1221” тракторчысы Илшат Нуриев чәчүлек орлык белән тәэмин итә. Безгә төшке-кичке ашны басуга алып киләләр, тәмле ашаталар. Бүген 208 гектар мәйданны биләгән басуда чәчәбез. Бу кырда 90 процент эшне төгәлләдек инде, аннан соң янәшәдәге 120 гектарлы басуга күчәбез. Аны тәмамлагач, Мөрәлегә китәчәкбез, - диде Александр Петров эшләре барышы белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев