Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычлылар сөт җитештерүне арттыра

Товарлыклы сөтчелек тармагы – районда ел әйләнәсе табыш китерүче тармакларның берсе. Ел әйләнәсе тырыш хезмәттә булган районыбыз терлекчеләре моның шулай икәнлеген бөтен тирәнлеге белән аңлап эшли.

Җәй – аз чыгымнар тотып, мул продукция җитештерү чоры. Хәзерге вакытта хуҗалыклардагы барлык маллар да диярлек җәйге лагерьларга күчерелгән, алар яшел болыннарда сусыл үлән белән туклана. Җәйге лагерьларга күчкәч, сыерлар да сөтне мулрак бирә башлады. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 29 майга хуҗалыклардна барлыгы 63 тонна 800 килограмм сөт тапшырганнар. Бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 4,6 тоннага артыграк. Ә ай башыннан сөт җитештерү 7,9 тоннага арткан. Хәзерге вакытта савымчыларыбыз бер сыерга көненә 14,9 килограмм сөт сава.
Сөт җитештерүдә “Гөбенә”, “Алтын кырлар”, “Дубрава” агрофирмаларының гомуми район күрсәткеченә керткән өлеше саллы. “Гөбенә” савымчылары сөт җитештерүне узган елгыдан 6 тонна 158 килограммга арттырган. Бүген агрофирма буенча бер баш сыердан уртача 19,1 килограмм сөт савалар. Әлеге күрсәткечләр алдынгы савымчылары Мария Таймасова (бер сыердан көнлек савым – 24 килограмм), Венера Лоткова (23), Луиза Казакова, Любовь Бухарова (21әр килограмм) һәм Римма Исаеваларның (19) зур тырышлыгы нәтиҗәсе.
“Дубрава” савымчылары сөтне 1 тонна 457 килограммга, “Алтын кырлар”да 1 тонна 365 килограммга арттыра алганнар. “Туган як – Агро”да бер сыерга көнлек савым – 15,6, “Родина”да – 13,4 килограмм.
Сөтне дәүләткә сатуда да “Гөбенә” агрофирмасы район буенча алдынгылар сафында атлый. Физик авырлыкта 25 тонна 228 килограмм сөт тапшырсалар, кабул итү пунктында майлылыгы югары булу нәтиҗәсендә, ул 28 тонна 848 килограмм дип исәпкә алынган. Югары сыйфатлы продукция өчен алар өстәмә табыш та алалар.
Һава шартлары басуларда сусыл үлән үсүгә уңай йогынты ясый, димәк хуҗалыкларда җитештерелгән сөт күләме тагын да артыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев