Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кайбычта алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Уңыш язмышы хәл ителгән бу көннәрдә бар игътибар игенчеләргә юнәлгән. Алар иртәдән кичкә кадәр иген басуларын иңли. Шәһәр кешесенә яңгыр яуды да, яумады ни, ә менә урак чорында көннәр яңгырга китсә, авыл кешесенең, бигрәк тә кырдагыларның, йөрәгенә ут каба. Игенчеләр, яңгыр-ларның игеннәрне югалтуларга китерүен аңлап, зур җаваплылык тоеп эшлиләр. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән комбайнчыларны барысына да үрнәк итеп куялар, аларны эш урыннарына килеп бүләклиләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов урак барышында иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны бүләкләде.Атна саен кыр батырларын билгелиләр.Бу барлык комбайнчыларны да алдынгылар үрнәгенә ияртү максатында эшләнә. Район башлыгының Рәхмәт хатына, күчмә флагка, премиягә лаек булучылар арасында “Гөбенә” агрофирмасыннан Илдар Шәрәфиев, “Алтын кырлар”дан Валерий Савельев, “Дубрава”дан Айрат Сафиуллин да бар.
Илдар Шәрәфиев “Акрос” комбайнында 15 августка 4580 центнер ашлык суктырган һәм агрофирма буенча гына түгел, ә район күләмендә беренче урынга чыккан. Бүләкләргә килгәндә ул Байморза авылы янындагы басуда эшли иде.
– Без иртәнге сәгать алты-җидедән басуда инде, караңгы төшкәнчегә кадәр бертуганым Марат белән бергә эшлибез. Ул Себердән кунакка кайтты, ялын менә шулай файдалы хезмәттә үткәрә. Мин үзем дә Чүтигә тугыз ел элек әти-әнием белән бергә Төмән өлкәсенең Ишим шәһәреннән күчеп кайттым. Авыл тормышын яратам, – диде Илдар.
Шәһәр егетенең комбайн штурвалы артына утыруы соклану хисләре уята. Аңа әле 32 генә яшь. Фермада лаборант булып эшләүче тормыш иптәше Камилә белән ике малай үстерәләр, аларның берсенә биш, икенчесенә алты гына яшь әле. Илдардан артыгын сораштыра алмадым, чөнки игенче өчен вакытның алтынга тиң иң кадерле чагы хәзер. Комбайнны туктатып тормас өчен, ярдәмчесе белән кичке ашны да чиратлашып ашыйлар икән. Комбайнчы Игорь Кириллов әйтеп узганча, аларны ике тапкыр ашаталар, пешекчеләр гел тәмле ризыклар белән генә сыйлый. Кичке ашка, итен мул итеп салып, макарон алып килгәннәр, ак май белән балга кадәр бар иде. Бу басуда, алардан башка, Андрей Муклуков, Александр Поляков, Вячеслав Морозов, ашлык ташучы шоферлар Владислав Тимофеев, Алексей Блинов, эш күләмен исәпләп баручы Зоя Федорова эшли.
Байморзадан Борындык якларына юл тоттык. Мондагы иген басулары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы өчен  аеруча яхшы таныш булып чыкты. Чөнки 12 ел элек бу кырлар өчен җаваплы кеше булган. Без барган басуда 165 гектар мәйдандагы арпаны 13 комбайн суктыра иде, аны орлыкка калдыралар. Монда район бүләгенә «Класс- Тукано» комбайнында 5066 центнер ашлык суктырган Айрат Сафиуллин лаек булды. Кайчандыр бөтен Татарстан буенча танылу алган алдынгы комбайнчы Рәхим Сафиул-линның улы ул! Туган авыллары Олы Урсактан аерылгысыз аларның яз-мышы. Үзе дә әтисенең ярдәмчесе буларак эшли башлаган Айратка хәзер улы Айнур ярдәмгә килгән. Буыннар алмашы әнә шулай дәвам итә.
“Алтын кырлар”дан Валерий Савельев – “Нью- Холланд” комбайнчылары арасында барган ярыш җиңүчесе. 15 августка барлыгы 4390 центнер ашлык суктыруга ирешкән. Ульянково белән Надеждино арасындагы борчак кы-рында аңа  бүләкне директорлары Ринат Мотыйгуллин белән бергә тапшырдылар. Надеж¬дино филиалы управляющие Иван Калдин әйтеп узган-ча, Валерий Ивановичның игенчелек стажы зур, ул да башта комбайнчы ярдәмчесе булган, кыш көне фермада терлекче булып эшли икән.
Быелгы урып-җыю эшләре катлаулы һава шартларында дәвам итә. Шуңа да аяз көннәрнең һәр минутыннан файдаланып калырга тырышалар. Иген язмышын хәл итүчеләргә яңадан-яңа хезмәт уңышлары насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев