Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безопасность дорог

ЮХИДИ инспекторлары август аенда да Кайбыч районында руль артына эчкән килеш утырган машина йөртүчеләрне эләктергән

Кайбыч полициясенең ЮХИДИ инспекторлары руль артына эчкән килеш утырган машина йөртүчеләрнең эзенә төшү өчен әледән-әле рейдлар үткәрә. Мондый рейдлар һәм штраф санкцияләренең зур булуы, ел ярымга кадәр транспорт белән идарә итү таныклыгыннан колак кагу куркынычы күпләрне сагайтты сагайтуын. Әмма, кызганычка каршы, андыйлар әле һаман очрап тора. Августта да инспекторлар кармагына...

ЮХИДИдан алынган мәгълүматларга караганда, инс­пек­торлар Хуҗа Хәсән авылында "Восход" мотоциклында йөрүчене туктата. Аның, беренчедән, правосы булмаган, өстәвенә, салган да. Яшел Үзән районының Танай авылыннан "Иж-Юпитер» мотоциклында килүчене дә Багайда эчкән килеш тоткарлыйлар. Олы Урсакта яшәүче дә машинасына салмыш хәлдә утыра. Әнә шундыйлар юлдагыларның гомерен куркыныч астына куя да инде, юл һәлакәтләре китереп чыгара, чөнки алар тизлек режимын арттыра, юл йөрү кагыйдәләрен тупас боза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ инспекторлары август аенда да Кайбыч районында руль артына эчкән килеш утырган машина йөртүчел...