"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Яшьлекләре авыр сугыш, сугыштан соңгы авылларны, калаларны торгызу елларына туры килгән өлкәннәрне хөрмәтләү, күркәм традициягә әйләнеп бара.
30 сентябрьдә Казан шәһәрендәге "Пирамида" күңел ачу комплексында "РИТЭК" ААҖ, "ЛУКОЙЛ" нефть кампаниясе тарафыннан игълан ителгән социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды.
"Әлләри-гөлләри, аягымда сандали. Сандали түгел, пима - яшь күңелемне тыйма!" дип җырлаган ансамбльгә кушылып моңланганда, кичәгә килгән өлкәннәрнең күңелендә яшьлек хатирәләре яңарды булса кирәк.
Кайбыч муниципаль район Советы депутаты Рәмис Хәялиев Иске Тәрбит һәм Олы Кайбыч мәктәпләрендә узган парламент дәресләрендә катнашты.
Олы Кайбыч мәдәният йортында шимбә көнне "Гомер көзегез ямьле булсын!" дигән исем астында узган тантана Халыкара өлкәннәр көненә багышланган иде.
Укытучылар көнен гаилә бәйрәме дисәк, ялгышмабыз: бу бәйрәм турында белмәгән, ишетмәгән кеше юк. Барыбыз да - балачак иленнән, мәктәптә белем алдык, шуңа күрә бу көн күпләр өчен иң кадерле бәйрәмгә әверелде.
0