Төзелешләр дәвам итә
ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, төзелеш, ТР муниципаль берәмлекләрендәге "Беренчел медик-санитар ярдәм" сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү барышы белән танышты.