Төзелешләр дәвам итә
ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне капиталь төзекләндерү, төзелеш, ТР муниципаль берәмлекләрендәге "Беренчел медик-санитар ярдәм" сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү барышы белән танышты.
Шулай ук 5092 фатирны аерым җылытуга күчерү, республиканың 110 торак пунктындагы 141 су белән тәэмин итү объектын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре хакында да сүз алып барылды.
Республикада модульле ФАПлар төзү өчен мәйданнары әзер булган 45 район арасында Кайбыч беренче унлыкка кергән. Башка районнар әзерлек эшенә әле тотынмаган да. Ике ФАПта монтаж эшләре тәмамланган (Азнакай районы, Митрәй авылы һәм Әлмәт районы, Чупай авылы). Модульле ФАПларны файдалануга тапшыру вакыты - 2012 елның ноябре. Яңа объектлар төзүдән кала, программада сәламәтлек саклау учреждениеләренә агымдагы һәм капиталь ремонт ясау да каралган. Программа кысаларында Кайбыч районында 8 фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү күздә тотыла.
Хәзерге вакытта мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 164 белем бирү йортында да кызу эш бара. Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә билгеләнгән графиктан соңга калмый эшлиләр. "Чиста су" программасы буенча Шуширмәдә "Кайбычагрохимсервис" ААҖе 1250 метр суүткәргеч ясаган, башня урнаштырганнар, әле электрга тоташтырасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев