Спорт комплексы булачак!
Олы Кайбычта физкультура-спорт комплексы төзелеше буенча геологик эзләнүләр алып барылды. Әлеге объектны Кайбыч муниципаль район Советы бинасы янында урнаштыру күздә тотыла.
Проектка ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе заказ биргән, муниципаль районның башкарма комитеты балансында булачак. Топографик эзләнүләр агымдагы елның июнендә уздырылган. Геологик эзләнүне мастер-эзләнүче Эдуард Долгополов җитәкчелегендәге Марий граждан проект дәүләт оешмасы субподрядчиклары алып барган. Алар бина фундаментының мөмкинлекләрен билгеләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев