"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Бүген безнең районның "Йолдызлык" фестивалендә актив катнашучы сәләтле балалары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең иң шәп тавышлы кызы Динә Гарипованы якыннан күрү бәхетенә ирештеләр.
Район үзәк сырхауханәсендә озак еллар күз врачы юк иде. Узган ел биредә офтальмолог булып Айсылу Нигъмәтуллина эшли башлагач, үзебезнең җирлектә дә күз авыруларын уңышлы дәвалый башладылар.
Узган шимбәдә Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында 9 класска кадәр укучылар арасында чаңгы буенча район беренчелегенә шәхси, команда ярышы узды.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агропромышленность комплексы җитәкчеләре өчен Татарстанда агробизнес кадрларының белемнәрен күтәрү институты базасында укулар оештыра.
2012 елның ноябрь-декабрь айларында "Мини-футболны - мәктәпкә!" Бөтенроссия проекты кысаларында Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре арасында барган чемпионатның зона этабы төгәлләнде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
0