Мини-футбол уйный кызлар
2012 елның ноябрь-декабрь айларында "Мини-футболны - мәктәпкә!" Бөтенроссия проекты кысаларында Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре арасында барган чемпионатның зона этабы төгәлләнде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Әлеге ярышларда ТРның 65 гомумбелем бирү учреждениесеннән 78 командада 780 укучы катнашты. Ярышлар Казан, Әлмәт, Мамадыш, Яшел Үзән шәһәрләре, Спас, Саба районнары базасында үтте. Чемпионат нәтиҗәләре буенча егетләр һәм кызлар командалары арасыннан финалда көч сынашачак алтышар җиңүче команда билгеләнде. Шулар арасында Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең кызлар командасы да бар. ТРда бу ярышлар өченче ел рәттән үткәрелә. Сезон нәтиҗәләре буенча "Мини-футболны - мәктәпкә!" проекты ярышларында катнашкан барлык командаларга да туп комплектлары тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев