Чаңгы шуу осталары – Зур Урсакта
Узган шимбәдә Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында 9 класска кадәр укучылар арасында чаңгы буенча район беренчелегенә шәхси, команда ярышы узды.
Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, егетләр стартка басты. Көннең чагыштырмача салкын булуына да карамастан, ярышта районның 14 мәктәбеннән командалар катнашты, егетләр дә, кызлар да өчәр чакрым арада көч сынашты. Ярышны оештыручылар яшь спортчыларны 10 секундлык интервал белән җибәреп тордылар. Бәйгедә 52 егет һәм 35 кыз катнашты. Федоровское урта мәктәбеннән Вадим Моисеев стартта бишенче булып китсә дә, дүрт көндәшен узып китеп, финиш сызыгын беренче булып үтте. Өч чакрым араны узу өчен аңа 15 минут 55 секунд вакыт кирәк булды. Калганнар, күпме генә тырышсалар да, Вадимны уза алмадылар. Икенче урынны Зур Урсак мәктәбеннән Ранил Нургалиев яулады. Өченче урын Олы Кайбыч мәктәбеннән Илмир Гашыйгуллинга бирелде.
Кызлар арасында да ярыш кискен барды. Шулай да Зур Урсак мәктәбенең Рамил Нуриев кул астында шөгыльләнүче кызлар үзләрен чын спортчылар итеп күрсәттеләр. Язилә Сираева беренче, Эльвина Зәйнуллина - икенче, Исламия Кәримова өченче урынны яулады. Шулай итеп, команда беренчелегендә дә Зур Урсак мәктәбе командасы зур өстенлек белән җиңүгә иреште. Баллары тигез булуга карамастан, жюри Чүти мәктәбе командасына икенче, борындыклыларга өченче урынны бирде.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Команда беренчелегендә җиңүгә ирешкән урсаклыларга күчмә кубок, диплом, призлы урыннарга чыккан командаларга дипломнар бирелде. Шулай ук, ярышны оештыручылар призлы урыннарны яулаган командалар, спортчылар әзерләгән тренерларга да дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев