Йолдызлар балкышы
Халкыбыз талантларга бай ул. Үзебезнең тирәлектә яшәүче җыр-биюгә, нәфис сүз сөйләүгә, актерлык осталыгына ия булган кешеләрне ачыклау, аларның сәләтен үстерүгә шартлар тудыру, халыкны сәнгатькә тарту, рухи яктан тәрбияләү максатында районда "Йолдызлар балкышы" фестивале игълан ителде.