Башкала сәхнәсенә чыгарга вакыт җитте
Ветеран (пенсия яшендәге) үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестиваленә әзерлек инде башланып та китте. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уза. Зона этабына кадәр районда сакланып калган, уңышлы эшләп килүче ветеран фольклор коллективларын бәяләү карары кабул ителде. Беренчеләрдән булып, Зур Подберезье үзешчәннәре чыгышын карап кайттык.