Кайбычлылар бәрәңге сабагын яңадан чүп контейнерларына өя башлады
Бакчадан яшелчәләрне җыеп алдык та, инде корыган сабакларын, коелган яфракларын җыештыра да башладык. Кемнең бакчасында ни үстергәнен беләсегез килсә, урамдагы чүп контейнерларына күз салыгыз. "Бакча чүбен контейнерларга салмаска" дип, күпме генә сүз алып барсак та, нәтиҗәсе ташка үлчим.