Иске Чәчкабта ветеран укытучы яши
Гомер көзләрем килде, сигез дистәне түгәрәкләдем, дип хафаланмый Гөлсинә ханым Габитова. Җитезлеге, күркәм холкы белән балалары, оныклары янәшәсендә акрын гына тугызынчы дистәгә аяк баскан ул. Яшьләрчә зифа буй-сынына күз генә тимәсен! Уйлап карасаң, күпме авырлыклар кичерергә, тормыш йөген бер үзенә тартырга туры килгән аңа. Ире Назимның бакыйлыкка күчкәненә дә күп...