“Операция өстәлендә эт ята, аңа хәзер кастрация үткәрәчәкләр...» Колаңгыда узган ветеринария врачлары катнашында узган киңәшмәдән безнең репортаж
Колаңгыда Татарстан Президенты программасы буенча төзелгән модульле ветеринария пунктында әле шушы араларда гына Иделаръягы районнарының ветеринария врачлары катнашында зона киңәшмәсе узды. Анда Кайбыч, Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарының ветеринария белгечләре катнашты.