Олы Тәрбиттә Җиңү тантанасы
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митингка халык күп җыелган иде. Авыл урамнары буенча узган "Үлемсез полк" составында "Карлыгач" балалар бакчасына йөрүче балалар, башлангыч мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары иде. Һәрберсенең кулында портретлар, шарлар, флажоклар иде.