Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә Җиңү тантанасы

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан митингка халык күп җыелган иде. Авыл урамнары буенча узган "Үлемсез полк" составында "Карлыгач" балалар бакчасына йөрүче балалар, башлангыч мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары иде. Һәрберсенең кулында портретлар, шарлар, флажоклар иде.

"Үлемсез полк"ның гимнында жырланганча, бер полкта үлемсез геройларыбыз белән бергә аларнын балалары, оныклары иде. 
Митингны авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов башлап жибәрде. Килгән кунаклар, авыл халкы, укучы балалар, балалар бакчасына йөрүче нәниләр чыгышында Бөек Жиңүне алып кайткан батыр авылдашларыбызга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар дөньяда канкойгыч сугышларның башка булмавына тирән ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X