“Кошман батырлары” турнирында җиңүчегә - тәкә
Кошман мәктәбенең спорт мәйданчыгында “Кошман батырлары” кубогына милли көрәш буенча ярыш үтте. Анда Кошман, Мәлки, Кече Мәме, Иске Тәрбит, Чүти һәм Олы Подберезье мәктәпләре командалары, барлыгы 50дән артык яшь көрәшче катнашты.
Кошман авылы элек- электән үзенең батыр көрәшчеләре белән дан тоткан. Кайбыч Сабан туенда гына да җиде авылдашлары батыры булып калган аларның. Мәсәлән, Рәшит Камалов – 1961елгы батыр, Әбрар Сәлахов – 1962, Нәби Фәйзуллин – 1970, Әлфәт Фәйзуллин – 1971, Фәргать Садриев – 1975, Равил Яруллин 1980 елда җиңүче булган. Ә менә хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче авылдашлары Хамис Миңнуллин сигез тапкыр батыр калган.
Әлеге ярышны район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырды. Бәйгене тантаналы төстә ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барлык көрәшчеләрне сәламләде һәм уңышлар теләде. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, бәйге башланды. Биш сәгатькә якын барган көрәштә җиңүчеләр ачыкланды. Бу авылның элеккеге батырларына лаеклы алмаш үсеп килә. Әле беренче генә тапкыр үткәрелгән турнирда Кошман мәктәбе укучылары беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка, медальләр, бүләкләргә һәм символик бүләк – тәкәгә лаек булдылар. Икенче урынны – Иске Тәрбит, өченче урынны Олы Подберезье мәктәпләре командалары яулады.
Шәхси һәм командалар беренчелегендә җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне 1975 ел Сабан туе батыры Фәргать Садриев, Алексей Макаров һәм ярышларныж баш хөкемдары Юрий Михайлов тапшырды. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев