Хәбәрләр

Фронтовик, журналист, Мәлкинең данлыклы улы Александр Маловка – 100 яшь

Бөек Ватан сугышы каһарманнарының саны Татарстанда гына түгел, ил буйлап елдан- ел кими бара.

Ул авыр елларны үз күзләре белән күргән, кулына корал алып, ил азатлыгы өчен көрәшкән батырлар арасында безнең районда туып-үскән Александр Малов та бар. Сокланырлык гомер юлы узган якташыбызга шушы көннәрдә 100 яшь тулды.

Гади авыл малае, Көнбатыш Украинадан Берлинга һәм Прагага кадәр барып җиткән гвардия-танкчы, журналист, Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган галим, язучы, уналты китап һәм утыздан артык фәнни хезмәт авторы, Казан шәһәренең мактаулы гражданы, Дан ордены кавалеры, Рейхстагка имзасын куеп калдырган, 92 яшендә Берлинга барып, сугышчан юлын карап кайткан бу уникаль кеше турында роман язарлык.

Александр Малов 1926 елның 2 октябрендә ТАССРның Кайбыч районындагы Иске Кырбаш авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Җиде балалы зур гаиләдә үсә ул. 

Александр Маловның якташы истәлекләреннән: аның әтисе умартачы да, юл төзелеше мастеры да, хуҗалык мөдире дә булып эшләгән. Әнисе кул эшләренә оста булган, балаларын да бәйләргә өйрәткән. Саня әтисеннән чабата үрергә өйрәнгән. Кечкенә чагыннан сарык көтүе көтә, үрдәкләр карый. Мәктәпкә укырга кергәндә, күрше авылга барып суган саткан акчага дәфтәрләр сатып ала. Туган авылында җиде класс белем ала. Барлык фәннәрдән дә гел бишле билгеләренә генә укыганга күрә, аны Мактау грамотасы белән бүләклиләр. Ул елларда нигез салынган ныклы ихтыяр көче, тырышлыгы, белемгә омтылышы аңа алдагы тормышында бик нык ярдәм итә. 

Бөек Ватан сугышы башланганда, Александрга ундүрт яшь була. 1911 елда туган абыйсын армиядән кайтуга ук сугышка алалар. Ул анда каты яралана. Туган авылына кайткач, укытучы булып эшли башлый. Бераздан аны кабат мобилизациялиләр. 1943 елда Ленинград камалышын өзгәндә батырларча һәлак була.
Александр Михайлович озак еллар дәвамында абыйсының каберен эзли. Ахырда ул аның Псков өлкәсендәге Лепки авылында күмелгәнлеген ачыклый. Анда барып, сугышта һәлак булган солдатларның якты истәлегенә куелган һәйкәлгә абыйсының исемен яздыруга ирешә.

Александр, унҗиде яше тулып өч көн үткәч, фронтка чакырыла. 

Конституция буенча унтугыз яшендә чакырылырга тиеш булса да, аның язмышына шулай язылган булгандыр инде. Чөнки сугышның беренче көннәрендә үк Киевтагы чолганышта өч миллион кеше һәлак була, әсирлеккә эләгә, шуңа күрә унсигез һәм унҗиде яшьлек үсмерләрне дә фронтка алырга мәҗбүр булалар.

Сугышка кадәр тракторчы булып эшләгән егетне, техниканы белүен күздә тотып, танкчылар сафына алалар. Рязань танк училищесында ярты ел укыгач, аны фронтка җибәрәләр. Ул генерал Рыбалконың 3 гвардия танк армиясенең 57 аерым авыр танк полкында хезмәт итә.

МЗАТ1 бронетранспортерының механик-йөртүчесе — бу Маловның сугыштагы һөнәре була. Беренче Украина фронтының алты зур операциясендә катнаша: Украина, Польша, Германия, Чехословакияне азат итә. Яралана. Берлинга барып җитеп, Рейхстагка имзасын куеп калдырган егеткә унсигез яшь кенә була.

Бөек Җиңү игълан ителгән көндә Александр Малов хезмәт иткән полк Прага шәһәрендә була. Алар, Берлиннан 2 майда чыгып, миллионлаган фашист төркеменә каршы фетнә күтәргән чехларга булыша.

Александр Малов сугышчан батырлыгы өчен III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм башка хөкүмәт бүләкләренә лаек була.

Туган авылына әйләнеп кайткач, колхозда эшли башлый, җитәкчелек вазифаларын башкара. Аннан соң — район комсомол комитетында оештыру бүлеге мөдире, партия райкомының икенче секретаре була. Аннары журналистикага китә. 

Күңеле гел иҗатка тартылган якташыбызның гомере журналистикадан аерылгысыз. 1963 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Чистай өлкә газетасында әдәби хезмәткәр, «Комсомолец Татарии» газетасының Алабуга кустында, "Советская

Татария«нең Әлмәт төбәгендә хәбәрче булып эшли. Казанда Татар радиокомитетының өлкән, аннары баш мөхәррире була, «Татарстан коммунисты» журналының икътисад бүлеген җитәкли. 

1959 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

1973 елда Александр Малов Казан финанс-икътисад институтында фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Ул нефть предприятиеләре өчен тәкъдимнәр эшләүче тикшерүчеләр төркеменең җаваплы башкаручысы, аннары җитәкчесе була. Аның җитәкчелегендә «Татнефть», «Башнефть», «Удмуртнефть», «Куйбышев нефть», «Саратовнефтегаз» һәм «Мегионнефтегазгеология» оешмалары өчен тәкъдимнәр әзерләнә. Маловның Казан, Төмән һәм Мәскәү шәһәрләрендә утыздан артык фәнни хезмәте басылып чыга.

Александр Малов — уналты китап авторы. Алар арасында — «Туган тамырларны сагыну» (2014 ел), «Сугыш каһарманнары сүзе» (2022 ел) китаплары бар. Бу китапларның презентациясе ТР Дәүләт Советында уза. Соңгы елларда басылып чыккан китапларының берсе — Татарс­таннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлекләр җыентыгы. Анда ветераннар турында аерым очерклар һәм махсус хәрби операциягә республикадан мобилизацияләнүчеләр турындагы язмалар урын алган. Журналистның туган төбәге турындагы этнографик язмаларын да яратып укыйлар. Александр Малов үзенең «Письмян — колыбель моя» очеркында Мәлки төбәге, Ырым һәм Гөбенә елгалары, керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, шул исәптән Хуҗа Хәсән, Мәлки һәм Кырбаш авылларына нигез салган өч кардәш турындагы риваятьләр турында да кызыклы итеп яза.

Александр Михайлович үзенең унҗиденче китабын да чыгара. Аның кулъязмасы 2025 елда әзер була.

Александр Малов 92 яшендә «Берлинны икенче тапкыр яуладым» дип исемләнгән китабын да нәшер итә. Ул сугыш барган урыннарда йөри, һәйкәлләргә чәчәкләр сала, Берлинда һәм аның янәшәсендәге бөтен Көнчыгыш Германия буенча совет сугышчылары җирләнгән зиратларда була. Сәяхәт кире юнәлештә башлана — Көнбатыш Украинадан, "Бандера урыннары"н әйләнеп узып, Берлинга өченче омтылышта гына керә ала.

Гаилә һәм мирас

Александр Михайлович улы Олег, кызы Маргарита, алты оныгы һәм оныкчыгы белән горурланып яши. Ул — маршал Рыбалконың 3 гвардия танк армиясенең Татарстанда яшәүче ветераннары советы рәисе.

Казанда яшәүче ветеран, өлкән яшьтә булуына карамастан, публицистик һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам итә, Татарстанда туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте, республика ветераннар советы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге белән актив хезмәттәшлек итә.

Бөек Ватан сугышына Мәлки авылыннан 642 кеше киткән, шуларның бары 243е генә туган ягына әйләнеп кайткан. Александр Малов — безгә тынычлык бүләк иткән сугышчылар буынын дәвам итүчеләрнең берсе. 

Александр Акрымов,
Мәлки


Нет комментариев