Кайбычның «Ак җилкән» халык театры «Йөрәк маем» спектаклен куйды
Хәбәрләр

Кайбычның «Ак җилкән» халык театры «Йөрәк маем» спектаклен куйды

Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Ак җилкән» халык театрының һәр спектаклен көтеп алабыз. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Йөрәк маем» комедиясен дә халык яратып кабул итте.

Шыгрым тулы залда узган тамашаны карарга күрше-тирә районнардан да килделәр.

Татар теленең мишәр диалекты, Сергач сөйләшендә язылган комедия бүгенге көндә актуаль һәм әле озак еллар шундый булып калыр, мөгаен. Чөнки ул гаилә, гореф-гадәтләр, көнкүреш, йолалар темасына кагылышлы. Бу әсәр бер-беребезгә игътибарлы булу, тормыш юлында юлдашыңны ишетә һәм тыңлый белү, тату яшәү турында уйланырга мәҗбүр итә.

Рольләрне театрның җитәкчесе һәм режиссер-сәхнәгә куючы Светлана Зиядиева, Ләйсән Шамилова, Алинә Хәйретдинова, Гүзәл Өметбаева, Наил Галиев, Марсель Садриев, Айгөл Хәйретдинова, Резидә Гайнетдинова башкарды. Спектакльгә кереп китеп, шуның белән яшәүләрен, илһамланып репетицияләргә йөрүләрен социаль челтәрләрдәге статусларында да күрдек. Булдырдылар! Чын артисларча оста итеп, бирелеп китеп уйнадылар! Спектакль карарга сусаган тамашачыга зур бүләк ясадылар.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, матур спектакль күрсәтеп, тамашачыларны ял иттерүләре өчен артистларның барысына да рәхмәтен белдерде.


Нет комментариев