1 октябрьдә Кайбычта «Зөя буе татарлары» дигән чара уза
Хәбәрләр

1 октябрьдә Кайбычта «Зөя буе татарлары» дигән чара уза

Бөтендөнья татар конгрессы яңа форматта «Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен оештыра.

2030 елгы Халык исәбен алу кампаниясенә әзерлек кысаларында һәм Бөтендөнья татар конгрессы эш планы нигезендә, 2026 елның 29, 30 сентябрь, 1 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шарипов Ирек Илдус улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Уразаев Фәрит Язкәр улы җитәкчелегендә «Зөя буе татарлары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Ул Олы Кайбыч мәдәният йортында 1 октябрьдә 14.00 сәгатьтә уза. Оештыручылар сезне дә чакырып кала! Керү ирекле. Туган ягыбыз тарихы белән кызыксынучылар өчен бу чара аеруча да кызыклы булачак.


Нет комментариев