Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Сез — чын лидер һәм искиткеч оештыручы: сезнең энергиягез, максатчанлыгыгыз һәм иң катлаулы ситуацияләрдә дөрес чишелешләр таба белүегез тирә-юньдәгеләрне рухландыра. Сез Кайбычның һәр җирлегенә игътибар һәм кайгыртучанлык белән карыйсыз, халыкның тормышы яхшырсын, ә районыбыз чәчәк атсын өчен чын күңелдән омтыласыз. Хәзер сезнең тупланган тәҗрибә һәм тормыш зирәклеге белән ирешелгән уңышларга таянып, кыюлык белән яңа планнар корып, ышанычлы адымнар белән алга таба атлый торган чагыгыз.
Район халкы сезгә таяна, берсеннән-берсе матур эшләрегезгә соклана. Сезне ихластан күркәм бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар гына телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын. Кайбычыбыз киләчәктә дә ныклы адымнар белән алга баруын дәвам итсен!
Районның авыл җирлекләре башлыклары
Нет комментариев