Иске Чәчкаб авылы өлкәннәре ветераннар Советы рәисе Гөлнар Хәйретдинова җитәкчелегендә «Картаямени соң йөрәк?»дигән очрашуга килделәр.
Аларның яшьлек җырларына стенадагы рәсеменнән Галия Кайбицкая үзе дә кушылды кебек. Бер мизгелгә бер бүлмәдә, бер үк җырларда үткән белән бүгенге очрашты. Ветераннар өчен бу очрашу яшьнәп үткән яшьлек елларына сәяхәт булса, музей өчен тарихның экспонатларда гына түгел, хәтерләрдә, хис-кичерешләрдә сакланганын раслаучы дәлил булып тора.
Нет комментариев