Бүген, 12 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын да күтәреләчәк.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя.
Көзге салкынча төннән соң, көндез һава +15...+20 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев