Аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары!
Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:
— Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Аграр тармакның мөхтәрәм ветераннары! Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм. Басу-кырларда көнне төнгә ялгап икмәк үстергән игенчеләргә, терлекчеләргә, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәт алдынгыларына олы рәхмәт. Табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, уңган хезмәтчәннәребез белән чын күңелдән горурланабыз. Сезгә туган җиребезгә мәхәббәтегез, авыл хезмәтенә тугрылыгыгыз, өстәлләребезне көндәлек кирәк булган азык-төлектән аермаганыгыз өчен зур рәхмәт! Хезмәтегез һәм каһарманлыгыгыз соклануга һәм мактауга лаек. Сезгә уңышлар, иминлек, муллык телим! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, сәламәт булыгыз!
Нет комментариев