Хәбәрләр

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

Бәйрәм белән.

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры: 

— Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Әлеге көн — чын йөрәктән үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен биргәннәрне берләштерә торган бәйрәм. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, югары һөнәри осталыкка ия булулары, үз эшләренә бирелгәнлекләре нәтиҗәсендә куелган максатларга, югары күрсәткечләргә ирешә. Кайбыч районы өчен авыл хуҗалыгы икътисадның мөһим тармагы булып тора. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаиләләрегездә иминлек, югары үрләр яулавыгызны телим. Барлык башлангычларыгызда да уңышлар гына юлдаш булсын. 


Нет комментариев