Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Анда мондый юллар бар:
— Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре —кырларда, фермаларда һәм авылдагы башка производстволарда эшләүчеләр, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Илебез өчен авыл хезмәтчәннәре — иң ышанычлы терәк. Аларның авыр һәм фидакарь хезмәте зур җиңүгә тиң. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә, күп кыенлыкларны җиңеп, әледән-әле үзгәреп торган һава шартларын да истә тотып эшләргә туры килә. Агротехник чараларны сыйфатлы уздыру һәм тармакта заманча технологияләрне уңышлы куллану аркасында, игенчеләребез мул ашлык җыеп алды. Фермаларда да җитештерүчән хезмәт дәвам итә. Районда агросәнәгать комплексына ярдәм итү буенча төрле программалар, эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, авыл хуҗалыгы техникасы яңартыла. Һөнәри осталыгыгыз, үз-үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап хезмәт итүегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Куйган хезмәтегез, яшьләргә биргән тәҗрибәгез өчен рәхмәт. Без бергәләп авылны тагын да үстерербез, хезмәтне дәрәҗәле итәрбез. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек телим, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек, тынычлык, муллык булсын! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт лаеклы урын һәм югары бәя алыр!
Нет комментариев