Бүген Татарстанда +14 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда +14 градуска кадәр җылы булуы көтелә

22 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем фаразланмый.

Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә минималь һава температурасы −4..+1 градус тәшкил итте. Көндез максималь температура +9..+14 градус булачак.

 


Нет комментариев