Кече Кайбыч мәчете төзелүгә 20 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр
20 ел тулу уңаеннан мәчет имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин тәкъдиме белән корбан ашы үткәрделәр. Олы Кайбычтагы кафеда узган бу чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, авыллар имамнары, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, мәчеткә ярдәм итүчеләр катнашты. Очрашу Дамир хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды.