Татарстанда 21 градуска кадәр җылы булуы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда 21 градуска кадәр җылы булуы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген республикада аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.

Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус тәшкил иткән, көндез +16...21 градус булачак.

 


Нет комментариев