Бүген республикада аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.
Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус тәшкил иткән, көндез +16...21 градус булачак.
Нет комментариев