Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Баланы тәрәзә янына якын җибәрмәгез!

    Республикада һәр ел саен, көннәр җылыту белән, балаларның, күбесенчә 3-5 яшьлек сабыйларның ачык калган тәрәзәдән егылып төшү очраклары ешая. Күп очракта, авыр тән җәрәхәтләре алу сәбәпле, балаларның нерв системасына, сөякләренә һәм эчке органнарына зыян килә. Нәтиҗәдә, бала тулысынча савыга алмый һәм гомерлек инвалид булып кала. Шулай ук баланың фаҗига булган...

    Республикада һәр ел саен, көннәр җылыту белән, балаларның, күбесенчә 3-5 яшьлек сабыйларның ачык калган тәрәзәдән егылып төшү очраклары ешая. Күп очракта, авыр тән җәрәхәтләре алу сәбәпле, балаларның нерв системасына, сөякләренә һәм эчке органнарына зыян килә. Нәтиҗәдә, бала тулысынча савыга алмый һәм гомерлек инвалид булып кала. Шулай ук баланың фаҗига булган урында яисә сырхауханәгә бару юлында һәлак булган очраклары да аз түгел.


    Гади авыл йорты тәрәзәсеннән егылып төшү дә бала сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Балаларның егылып төшүе күпчелек очракта, ата-ана аларны күзәтүсез калдырганда килеп чыга. Кечкенә балаларны үзләрен генә калдырмагыз.

    Тәрәзәләргә куелган москит сеткаларга беркайчан да ышанмагыз, алар егылудан саклый алмый. Киресенчә, әлеге төр сеткалар фаҗига килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Бала тәрәзәгә куелган москит челтәргә тәрәзәгә таянган кебек таяна. Челтәр ертылмаган очракта да, аның беркетмәләре сабый авырлыгына чыдый алмый, күпчелек очракта балалар сетка белән бергә егылып төшә.

    Йорт җиһазларын бала тәрәзәгә менә алмаслык итеп читкәрәк куегыз. Мөмкин булса, тәрәзәнең аскы өлешен түгел, ә өске өлешен ачыгыз. Берничә сантиметр гына ачылырлык итеп, тәрәзәгә махсус җайланма куегыз. Тәрәзәгә рәшәткә куегыз, ул баланы егылып төшүдән саклаячак. Балаларга тәрәзәгә якын торган караватта сикерергә рөхсәт итмәгез. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз, өлкәнрәк балаларны кечерәкләргә күз-колак булырга өйрәтегез. Бүген балаларны җәрә­хәтләнүдән саклаучы җайланмалар бик күп. Сабый тәрәзәне үзе ача алмасын өчен тоткычларга махсус йозаклар да куйдыртып була. Балаларыбыз гомере - бәясез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: