Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Уйный-уйный остара

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең баян классында укый башлавына әле беренче генә ел булуга да карамастан, Булат Сибгатов кулына гармунын алса, яшь­тәш­ләре генә түгел, хәтта үз гомерендә оста гармунчылар белән күп очрашырга туры килгән өлкәннәр дә соклануын яшерми. «Бигрәк моңлы бала инде, өздереп уйный бит, килештерә», - диләр, аңа карап.

Моның сере гади - табигатьтән бирелгән сәләте көчле егетнең. Тумыштан күңелдә моң, дәрт утырса, бармаклар гармун тел­ләрендә йөгереп кенә йөрсә, беркая китә алмыйсың - сәләт үзе өскә калкып чыга. Булат белән дә нәкъ шулай. Сәет бабасының оста гармунчы булуын авылдашлары гына түгел, бар Кайбыч халкы белә ләбаса. Булатның гармунда уйнарга атлыгып торуына шаккатасы түгел. Сәнгать мәктәбенә шуңа килде дә бит ул! Мәктәптә дә тырышып укый, менә рус теленнән тагын бераз тырышса, чиректәге дүртлесен тө­зәтә дә, апасы Лиананыкы кебек, аның да көндә­легендә гел бишлеләр ге­нә тезелеп утырачак. Дүр­тенчене тәмамлап, зур классларга күчкәндә, бер дүртле белән сынатырга ярый ди мени?! Үзе укый торган Мөрәле мәк­тәбендә кочегар булып эшләүче әтисе Рөс­тәм бе­лән хуҗалык эшләрен алып баручы әнисе Гөли­нә тагын да горурланырлар әле уллары бе­лән. Класс җитәкчесе Ми­­ләү­шә апалары Хәсә­нова тиктормас, үткен, җитез Булатны бары мактап кына телгә ала. Чөнки ул спортны да ярата, футбол уйнаганда тупны да шәп тибә, хоккей, волейбол ишеләрдә дә сынатмый, чаңгыда эх тә итми­чә җи­тез элдерә, рәсем­нәр ясарга да оста. Технология дәресләрендә дә кулы эшкә ята, фантазиясе бай булгач, нәрсә эш­ләсә дә, башына яңа фи­кер­ләр килеп кенә тора - ясап кына өлгер! Яңа ел бәйрәмендә гармунда татар җырларыннан тезмә­ләр уйнап, барысын да шак­каттырды, әле тагын да остарыр! Кем бу оста гармунчы дигәндә, Сәет бабай оныгы, диярләр. Менә күреп торыгыз, нәкъ шулай булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе баян классы күңелдә моң

2
X