Мәгариф

Укытучыңны котларга онытма!

Россиядә 5 октябрьдә билгеләп узылучы Укытучы көне уңаеннан Кайбычта 1-5 октябрьдә "Укытучыңны котла!" дигән акция үткәрелә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән оештырылучы бу акциянең максаты - укучыларга белем һәм тәрбия бирүче педагогларны хөрмәтләү. Бу көннәрдә мәктәп укучылары халыкка "Укытучыңны котла!" логотибы төшерелгән открыткалар бирәчәк, анда котлау сүзләре яздырып, адресатка җибәрәчәкләр.


Нет комментариев