Биючеләр бии-бии остара
Олы Кайбыч мәдәният йортында Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Авыл дэнс" балалар үзешчән коллективы Казанда Александр Хөсәенов исемендәге "Дуслар әйлән-бәйлән әйләнә" дигән уникенче ачык халыклар фестивалендә иң яхшы коллектив дип танылды. Кайбычның яшь биючеләре фестивальдә балетмейстр Ринат Хәйруллин өйрәткән ирланд халыклары биюен башкарды. Оста биюче безнең балалар белән әле бер ел...
Олы Кайбыч мәдәният йортында Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Авыл дэнс" балалар үзешчән коллективы Казанда Александр Хөсәенов исемендәге "Дуслар әйлән-бәйлән әйләнә" дигән уникенче ачык халыклар фестивалендә иң яхшы коллектив дип танылды.
Кайбычның яшь биючеләре фестивальдә балетмейстр Ринат Хәйруллин өйрәткән ирланд халыклары биюен башкарды. Оста биюче безнең балалар белән әле бер ел гына шөгыльләнә. Шулай булуга да карамастан, кыска гына вакыт эчендә алар шактый танылып өлгерде инде. "Авыл дэнс" биючеләренең иҗади үсеше, уңышларына барыбыз да шатлана. "Дуслар әйлән-бәйлән әйләнә" фестивалендә чираттагы җиңү - көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе, осталык, камилләшү билгесе ул. Җиңүче Дипломы - җитәкченең хезмәтенә куелган бәя. Коллективның җитәкчесе дә, балетмейстр да һәр биюченең күңелен биреп биюен аңлый, хәрәкәтләр аша алар үзләренең эчке дөньяларын чагылдыра. Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният-ял итү комплексында 18-19 ноябрьдә узган фестивальдә жюри Кайбычның яшь талантларына югары бәя бирде һәм II дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев