Һәр эштә дә осталар
Мәдәният

Һәр эштә дә осталар

Ватанны саклаучылар көнендә Олы Кайбыч мәдәният йортында узган "Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә оешма, учреждениеләрдә эшләүче сигез ир-егет үзләренә җитмеш төрле һөнәрнең дә аз булуын күрсәтте.

Дөрес, гаиләдә аларга һәрвакыт беренче скрипка ролен уйнарга туры килми. Бәйгедә үзләрен төрле яклап күрсәттеләр: яшь баланы төрү осталыкларын да, бишек җырлары да көйләделәр, кер дә үтүкләделәр, армиядән солдат хатлары да яздылар. Чын ир- егетләр генә үти ала торган биремнәр дә булды. Уен барышында алар үзләрен һәр эшкә дә уңган-булган ир-егетләр итеп күрсәтте. Афәрин! Бәйгедә катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.


“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе

Нет комментариев